Хәзер аны район үзәгенең шактый җирендә урнаштыру комачауламас.
Шөкер, кабат яңа уку елына аяк бастык — бөтен тирә-як балалар тавышыннан яңгырап тора. Инде көз фасылын узып, кышка таба барабыз. Мәкаләдә чагыласы бу проблема нәкъ менә кыш көне ачык чагылыш таба.
Әйдә күзаллыйк... Хәзер Олы Әтнә буйлап чабучы җиңел машиналар саны гаять артты. Иртән һәм көндез аларның саны тагын да ишәя, чөнки балаларны мәктәпкә илтеп, алып кайтырга кирәк. Бер уйлаганда, "бәгырь кисәге«н хәрәкәттән, сәламәтлектән мәхрүм итүнең ачык чагылышы инде бу. Ачуым килмәгере, ярты км ераклыктан да машина белән китерәләр, өстәвенә авыл эченнән бит бу! Ярар, сүзем ул турыда түгел... Хәрәкәт кызулыгы аркасында Күәм ягыннан килүче машиналар 10 минут тирәсе көтеп торырга мәҗбүр. Эшкә болай да вакытны чамалап чыгыла һәм нәтиҗәдә соңга калына.
Әле моның хәтәре дә бар. Бервакытны минем алдагы машина Совет урамы буенча агылучы машиналар арасына кереп кысылу мөмкинлеге бар дип кузгалып киткән иде, бассейн ягыннан килүче машина аздан гына алып китмәде үзен. Ярый әле миннән алдагы «Гранта» туктап калды һәм ярый әле «центр» ягыннан килүче машина еракта иде. Өстәвенә анда җәяүлеләр юлы да бар. Инде бу 3 машина китүгә мин дә олы юлга чыгам дисең..юк шул, алар син үтмәслек итеп тукталалар. Чөнки алда җәяүлене чыгарасы бар. Әгәр вакытында чара күрмәсәләр, берәр куркыныч килеп чыгуны көт тә тор! Кичекмәстән хәл итәргә кирәк моны!
Һичьюгында шунда бер «регулировщик» куярга кирәк.
Нет комментариев