Мәкаләбез герое – сабыр елмаеп, күпне күрмичә, күпне ишетмичә гомер итүче ил карты.
Күңгәр авылында гомер итүче Абдуллин Рафис Габдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балаларга, туганнарга бай ул Дөреслектә тыныч, бастырынкы, шул ук вакытта үзенең гаделлеге белән дан тотучы бабайның балалары, оныклары, оныкчыклары тырышлыгы белән билгеләнде бу көн. Шөкер, Рафис бабай мул итеп әзерләнгән табын артында утырды, ә аның 3 баласы, 5 оныгы һәм 4 оныкчыгы — барысы да юк иде әлбәттә, кунаклар янында бөтерелделәр.
Юбилярны туган көне белән районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанова һәм аның урынбасары Рафия Гибадуллина котладылар. Үткәненә күз салсак, әти-әни кочагында 3 бала үсә булып үсә алар. Рафис бабайдан тыш, 1941 елгы сеңлесе Халидә була.
Хәзер дә ул бик еракта түгел — Шушмабашта яши икән. Икенче сеңлесе Флера Олы Әтнәдә яши. Кызганычка каршы күптән түгел вафат булган. Бер уңайдан Рафис бабайның үз балаларын да аерым телгә алу урынлы булыр — төп нигездә улы Азат, килене Гөлнара һәм аларның балалары тәрбиясендә яши. Ә аңарчы җәмәгате Фәния апа белән югарыда телгә алган улыннан тыш, кызлары Фәридә һәм Фәрдияне тәрбиялиләр.
Янә кызганычка каршы сүзтезмәсен кулланырга туры килә, җәмәгате вафат булуга да шактый еллар узган инде. Рафис бабайны олы юбилее белән котлап, районыбыз башлыгы: — Балаларны, оныкларны шатландырып тагын да озак яшәргә сезгә, — дип наказ да бирде үзенә.
Соңрак җитәкчеләр белән дә, барлык туганнары янында да фотога төшереп алдык аны. Шөкер, күз тимәсен үзенә, зинһар «Сүбеһаналлаһ» дип карагыз. «Аның белән эшләве рәхәт» ... СССРның төрле почмакларын күргән кеше ул. Нишләп диярсез. Чөнки данлыклы «Искра» рәисе Фәйзи Галиевнең шоферы булып эшли. Әлбәттә, аның белән Мәскәүгә кадәр бара. Гадәттә, җитәкче шоферы булып эшләү бик кыен хезмәт санала.
Ә менә ул: — Аның белән эшләве бик рәхәт иде. Искиткеч гадел, яхшы кеше иде ул, — дип сагынып искә алды. Аңлавымча, Фәйзи Галиев кая барса да, шоферын үзеннән калдырмаган. Рафис бабай бу үрнәкне яхшы сеңдергән бугай, әнә бит, тавыш-тынсыз гына чыгып китеп, шоферыбызны өйгә керергә чакырган. Шөкер, күп сөйләшмәс һәм бик тыйнак булса да, гел хәрәкәттә икән ул.
Бу хакта балалары сөйләде, әлбәттә. — Бакчадагы бөтен эшне дә эшли әле ул. Ул-бу әйтеп тормый, чыга да китә, — диләр. Бәхәссез факт, бик оста бакчачы да әле ул. Бакчадагы һәр яшелчә, җиләк-җимешкә күңел җылысын биреп үстерә. Помидорларга аеруча зур игътибар бирә. Билгеләргә кирәк, Рафис бабайның хезмәт сөючәнлеге һәм тормышка мәхәббәте яшь буынга да үрнәк булып тора.
Гадәттә, элекке чорны, хезмәттәшләрне искә алып, кызык итеп сөйләргә яратабыз бит. Ә менә ул, киресенчә, бер-ике җөмлә белән генә искә ала. Элеккеләрне сер итеп саклый. Һөнәренә бәйле рәвештә шулай сер сакларга өйрәнгән күрәсең. Югарыда язган идем инде — гомере буе шоферлык һөнәренә тугры калып, намуслы хезмәт куя. Баштарак йөк машиналары рулен борган.
Аның тырышлыгын, осталыгын күреп, Фәйзи Галиев үзенә шофер итеп алган. Биредә аның улын да искә алу урынлы булыр. Әтисе кебек үк оста, булдыклы. Бик оста шофер ул. Моннан тыш махсус хәрби операциядәгеләргә, дөресрәге авылдагы аларның гаиләләренә ярдәм итүен дә ассызыклап узыйк. Дөрес, җәмәгате Гөлнара да бу өлкәдә аның өчен зур терәк икән. Кабат Рафис бабайга кайтыйк. Бөек Ватан сугышы чорларын да бик яхшы хәтерли ул. Ачлык, черек бәрәңге, кузгалак, акбаш шулпасы — аның башыннан барысы да үткән.
Шулай да бу очрак буенча да аның фикере үзенчәлекле.
Балачагы авыр була — Әнием — бик тырыш хатын-кыз иде. Нинди авыр чакларда да гаиләне бер сыер, ике сарык, ике ана һәм бер ата каз, ун тавык һәм бер әтәчтән өзмәде. Бер җирдән дә керем юк иде шул, — ди. Шунда ук бармакларын бөгеп: — Ике сарыктан 4 бәти, үскәч аларның һәрберсе 30 килодан артык була иде, бозавыбыз да начар булмады, — дип санап ала.
Ашау ягыннан проблема булмаган икән дияргә ашыкмагыз, аларны сатып акчасына салым түләгәннәр, займ алганнар. — Әле бит кием-салым, өс-баш алырга кирәк иде, — дип авыр сулый. Әлбәттә, балачактан ук "эш арбасы«на җигелергә туры килә. Башкача була да алмый. Әнигә һәм абыйга карап торучы 2 сеңлесе дә үсә бит. Әле үзе дә кечкенә булса да, азаплана, нинди авыр хезмәт булмасын — зарланмый. Ул да әнисеннән калышмаска тырышып, мал-туарга печән әзерли. «Авыр иде инде», — ди.
Менә шул бөтен авырлыкларга карамастан, VII сыйныф белем алуга да ирешә ул. Ул чор өчен моны гомуми урта белемнән дә югарырак дип бәяләргә кирәктер, мөгаен. Менә шундый гаҗәеп мөлаем, шөкер, тормышка куанып яшәүче бабай белән очрашып кайту насыйп булды. Рафис бабай сау-сәламәт хәлдә озын гомерле булып, куанып-шатланып яшәсә иде.
Нет комментариев