Казан укучысы Ибраһим Шәйхетдинов Үзбәкстанда үтәчәк ARBIChO олимпиадасында катнашачак
Хәбәрләр

Казан укучысы Ибраһим Шәйхетдинов Үзбәкстанда үтәчәк ARBIChO олимпиадасында катнашачак

3-10 ноябрь көннәрендә Нукус шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) химия буенча Абу Рәйхан Бируни исемендәге Халыкара олимпиада (ARBIChO-2026) узачак.

Россия Федерациясе җыелма командасы составында интеллектуаль ярышларга Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы Ибраһим Шәйхетдинов барачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ибраһим өчен ARBIChO да катнашу - җитди академик уңышлар рәтендә закончалыклы этап. Элегрәк ул «Сириус» белем бирү үзәгендә узган химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булган иде.

Татар-информ


Нет комментариев