22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кыяр-кыймас...– “Әтнә таңы”
Кыяр-кыймас кына ишек кактың. Бусагамнан кыймый атладың. Шул мизгелне инде ничә еллар Күңелемнән кат-кат ятладым. Кыяр-кыймас төшләремә кердең, Сүз кушарга никтер кыймадың... Күреп туймый нигә уяндым дип, Үз җанымны үзем кыйнадым. Кыяр-кыймас янәшәмнән бардың, Зилзиләләр җанны ертканда. Берни дәшми генә кулың суздың Усал җилләр төртеп еккканда. Кыяр-кыймас китеп югалдың син,...
-
Әтнәдә ясалма каршылыклар кайтавазы
Газетабызның 9 октябрь санында "Игътибарлы булыгыз!" дип кисәтеп, Әтнәнең үзәк юлларына ясалма каршылыклар куелачагын хәбәр иткән идек. Озак та үтмәде бу каршылыклар куелды. Үзәк урамнан зур тизлектә үтүче машиналар теләмәсәләр дә тизлекне киметеп үтәргә мәҗбүрләр хәзер. Бу уңайдан социаль челтәрдәге "Контактта", газетабызның ачык группасында, газета укучыларыбыз үзләренең фикерләре белән аралашып...
-
Әтнәләр пенсия яшен арттыруга риза түгел
РФ Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады. Әмма бу һәркемгә дә түгел, ә дәүләт хезмәтендәгеләргә генә кагыла. Шулай итеп, дәүләт хезмәткәрләренә дәүләт гражданлык хезмәтендәге минималь стаж елларын акрынлап арттыра барачаклар. Аны 15 елдан 20 елга кадәр, ә пенсиягә чыгу яшен 60 тан 65...
-
Әтнә юлларында да 250 мең сумлык чит ил автомобиле пәйда булачак
Бик тиздән нәкъ шулай булачак. Һиндстанның "Баджатж Авто" компаниясе Россия базарына әнә шул бәядән шул исемдәге автомобиль чыгарырга җыена. Бу - дөньяда иң арзан автомобиль. Ул яз көне сатуга чыгачак, ә кыш көне Россия юлларында сынала. Безнең илдә ул квадрацикл буларак сатылачак. Чөнки машинаның арткы өлешендә урнашкан бер цилиндрлы двигательгә...
-
Әтнәдә кабат Сингапур укулары
23, 24 октябрь көннәрендә Күәм урта мәктәбендә "Критик фикерләү" программасы буенча укытучылар өчен Сингапур укулары узачак. Аларда Иске Өҗем, Олы Мәңгәр һәм Күәм мәктәбеннән укытучылар коллективы катнаша.
-
Әтнәләр танылачак әле
Әтнә артистлары "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле белән танылачаклар... бик тиздән. Чөнки тамашачы яратты. Кат-кат карады. Үзем генә дә ике мәртәбә карадым. Өченче мәртәбә карага барырга оялдым, дөрес аңламаслар дип курыктым. Караган саен артистлар яхшырак уйнаган кебек. Ярар без үзебезнекеләр булгач, үз итәбездер дияр идең, артистка күренекле артистка Наилә апа...
-
Әтнәләр улак чистарта
Чистарынабыз Олы Әтнә авылының үзәк урамыннан йөрүчеләр юл кырыендагы асфальтка, сукмакка алып ташланган, хәрәкәткә комачаулаган кәсле балчыкларга игътибар иткәндер, "Ниткән хәл инде бу", дип ачуланучылары да булгандыр. Ә оешмаларда эшләүчеләрнең су ага торган улакны чистартуларын, юлдагы балчыкларын трактор арбасына төяүләрен күрүчеләр шатлангандыр. "Су ага торган улакларны чистарту белән беррәттән оешма...
-
Әтнә мәктәбендә зона семинары узды
Олы Әтнә мәктәбендә татар теле укытучыларының зона семинары узды. Район мәгариф бүлеге методисты Гөлфия Халикова сүзләренә караганда: "Биредә ФГOСның эш планнарын төзү конкретлаштырылды". Семинарда районның ана теле өйрәтүчеләреннән тыш, Балтач, Арча районнарының татар теле укытучылары да катнашты.
-
Әтнәләр якташыбыз өчен тавыш бирик
Якташыбыз, танылган артист Фәнис Җиһанша "КАЗАННЫҢ ИҢ БИЛГЕЛЕ КЕШЕЛӘРЕ" бәйгесендә катнаша! 27 ноябрьдә аның Казанда "иң билгеле" кеше булып уянырга мөмкинлеге бар! Якташыбыз өчен http://top50.kzn.sobaka.ru/vote/theatre/40463 ка кереп тавыш бирик!