23 июль 2017 яңалыклары
-
Ял итәргә барасыңмы, салым түлә!
Русиянең Дәүләт Думасы өченче укуда курорт җыемы кертү турында закон кабул итте. Документ Алтай һәм Краснодар крайлары, Ставрополье һәм Кырымга сәфәр кылган туристлардан махсус салым җыюны күздә тота. Яңа законга ярашлы, киләсе елның 1 гыйнварыннан шушы төбәкләргә килгән кеше курорт салымы түләргә тиеш. Аның күләме сезонга, курортның кайда урнашуына һәм...
-
Юкә чәчәге нәрсәдән файдалы?
Юкә июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар. Юкә төнәтмәсе тын юллары...
-
“Сөмбелә”, “Алчәчәк” – “Түгәрәк уен”да
Шимбә көнне Биектау районында "Түгәрәк уен" белән бергә район сабантуе булачак. Анда безнең районның мәдәният хезмәткәрләре, һәвәскәрләр дә катнашачаклар. "Сөмбелә" ансамбле белән "Ал чәчәк" һәм җырчыларыбыз чыгыш ясаячак. Барыбыз да әзер, сынатмабыз дип уйлыйбыз..." - ди район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.
-
Шахматчылар ярышка китә
Бүген Чистайда республика күләмендәге чираттагы бәйге була. Әлеге тиз -10 минутта +10 секунд уйный торган шахмат уенына тәҗрибәле сыналган уенчыларыбыз Фердинат Бәйрәмов, Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Раил Шакиров, Роза Кадырова, Лилия Сәгъдиева китте. "Барысы 9 уен уйныйсыбыз бар. Билгеле тиз уйнау җиңел түгел, җиңәсебез килә, уен ни күрсәтер. Уен тәмамлангач...
-
Якташыбызның яңа проекты
"ТНВ" каналында "Без тарихта эзлебез" тапшырулар циклын алып баручы якташыбыз Альберт Шакиров эшләгән иҗади үзәк "Сәмрух"проектлар өчен тавыш бирүдә катнаша. Ул "ТУ-144" очкычы базасында техниканың интерактив музеен тәкъдим итү белән бәйле. Аңлашылганча, көндәшләре җитди: тавыш бирүдә барысы 4 проект бар.
-
Техникумда – “урак өсте”
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "кызу урак өсте" - мәктәптән соң укуларын биредә дәвам итәргә теләүчеләр аз түгел. Шулай булмый ни, Әтнә техникумы бик күп югары уку йортларыннан да яхшырак: эче-тышы гына түгел, җиһазлануы да. Биредә кабул итү комиссиясе иртәдән кичкә кадәр эшли. Ветеринар бүлегенә - 14, пешекчелеккә -...
-
Себердән кунаклар кайтты
Районда Себер якларыннан кайткан галимнәр төркеме кунак булып китте. Бу хакта Әтнә Туган як музее сайтында хәбәр итәләр. Новосибирск шәһәренең икътисад һәм ОПП СОРАН институты өлкән фәнни хезмәткәрләрен Әтнәгә үзебезнең Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәрләре озата кайта. Кунаклар Күлле Кимедәге Сибгат Хәким музеенда, Бәрәскәдәге Россиянең Беренче таш мәчетендә булалар, "Акый чишмәсе"нә...
-
Кем китап укый?
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан алган хәбәрләргә караганда, яңа гына 15 исемдә әдәби китаплар кайткан. Саф татар районына кайтарылган бу китапларның барысы да татар телендә язылган. Ә гомумән алсак, ел башыннан бүгенге көнгәчә 500 исемдә әдәби китап кайтарылган. Яртысы - татар телендә, калганы - русча. Әйтүләренчә, китапханәгә китап укырга килүчеләр саны...
-
файдасы күп, белегез!
Уңган хуҗабикәләр нинди генә җиләктән кайнатма әзерләми. Шулкадәр күп җиләк төре арасыннан кайсысын сайлап алырга соң? Виктория җиләге. Әлеге җиләкне яратып ашаучылар мәңге яшь булып саклана икән. Чынлап! Тәннәре җыерчыкларга, пигментацияләргә дә бирешми, ди. Виктория организмны антиоксидантларга баета, тән тиресенең матурлыгын саклый торган коллаген матдәсенең юкка чыгуына юл куймый икән....
-
Иң авырткан җир: чистарынабыз!
Казан артының ак ягы без. Сөйләм теле булсын, тармак ара хезмәт булсын, башны югары күтәреп, горурлана алабыз. Бер генә кимчелегебез бар: чиста түгел без. Чистарына алмыйбыз. Ниләр генә кылмадык, контейнерлар урнаштырып карадык, бик җайлы иде, тик юк, чүпләр ташып акмаса, дөнья тулмый калса, без булмый калабыз. Пычрактан гаҗиз булып, контейнерларны...
-
“Хәзер күбрәк балаларга, өйгә игътибар бирәм”
Иске Җогып авылында яшәүче Зәмзәмия Фәрит кызы Хафизова әнә шулай ди. "Ак халатлы фәрештә" буларак, гомере буена авыл халкына, тирә-як авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтеп яшәгән ханым сүзләре бу. - Быел пенсиягә чыктым, дөрес әле эшләп торам, - ди дә, сүзне кабат гаиләсе, оныклары турында сөйләп дәвам итә. Ике баласы...