24 апрель 2014 яңалыклары
-
Адәм башы ниләр күрми
Журналист халкы кызыклы вакыйгалар, кызыклы шәхесләр юллап җир читенә китәргә дә әзер. Яныбызда гына шундый кешеләр яшәп ятуы да булырга мөмкин бит. Вакытында без Олы Әтнәдә туып үскән Сафия апа белән бер бүлмәдә утырдык, соңыннан да хәбәрләшеп яшәдек, җәйге бакчаларыбыз да бер ширкәттә иде. Бергә-бергә җырлашып чәй мәҗлесләрендә утырдык, бәйрәмнәр...
-
Гөлгенә сәнгатьле укый
Күңгәр мәктәбенең III сыйныф укучысы Гөлгенә Шиһапова Татарстанның мәдәният министрлыгы, республиканың сәнгать эшлеклеләре берлеге һәм татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе уздырган Габдулла Тукай исемендәге "Җәлилчеләр" IV Бөтенроссия сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә катнашты. Чыгышы уңышлы дип бәяләнде, дипломга лаек булды. Бу хакта мәктәпнең директор урынбасары Гөлназ Сабирова хәбәр итте.
-
Әтнә юлларында ике исерек машина йөртүче тоткарланган
ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиевтән алган хәбәрләргә караганда, 14-24 апрель аралыгында Әтнә юлларында транспорт йөртүче 2 исерек тоткарланган. Шушы ук чорда җәяүлеләргә юл бирмәгән 3 йөртүчегә каршы административ протокол төзелгән. Ә менә куркынычсызлык каешын такмаучылар 18 үк булганнар. Моннан тыш, машинаның алгы тәрәзәләренә тонировка, пәрдәләр һ.б. куйган 7 йөртүче җаваплылыкка тартылган.
-
“Без бит Әтнә яклары”
Шул исемдәге мәктәп укучылары арасындагы иҗат фестиваленең Түбән Көек урта мәктәбендә биш мәктәп - Түбән Көек, Олы Мәңгәр, Күәм, Бәрәскә, Күлле Киме; Яңа Шашы мәктәбендә - Яңа Шашы, Иске Өҗем, Күңгәр, Күшәр укучыларыннан торган командалары көч сынаштылар. Түбән Көектәге биш команда укучылары арасыннан Бәрәскәнең - "БУМ", Түбән Көекнең "Замана трамвае",...
-
Туган көнең белән, газетам!
Беренче апрельдән газета-журналларга язылу бәясе сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелде.
-
Саннарда – Тукай бөеклеге
Киләчәкне күреп бара шагыйр, Пар атлары күптән җигелгән. Күчә Тукай яңа дәверләргә Показать полностью.. Халык йөрәгенең түреннән. Габдулла Тукай кыска гына гомерендә 10 мең шигырь, 50 табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра. 1906-1907 еллар - 1 ел эчендә Тукай 50ләп шигъри әсәр, поэма, 50 гә якын мәкалә һәм фельетон яза....