“Без бит Әтнә яклары”
Шул исемдәге мәктәп укучылары арасындагы иҗат фестиваленең Түбән Көек урта мәктәбендә биш мәктәп - Түбән Көек, Олы Мәңгәр, Күәм, Бәрәскә, Күлле Киме; Яңа Шашы мәктәбендә - Яңа Шашы, Иске Өҗем, Күңгәр, Күшәр укучыларыннан торган командалары көч сынаштылар. Түбән Көектәге биш команда укучылары арасыннан Бәрәскәнең - "БУМ", Түбән Көекнең "Замана трамвае",...
Шул исемдәге мәктәп укучылары арасындагы иҗат фестиваленең Түбән Көек урта мәктәбендә биш мәктәп - Түбән Көек, Олы Мәңгәр, Күәм, Бәрәскә, Күлле Киме; Яңа Шашы мәктәбендә - Яңа Шашы, Иске Өҗем, Күңгәр, Күшәр укучыларыннан торган командалары көч сынаштылар. Түбән Көектәге биш команда укучылары арасыннан Бәрәскәнең - "БУМ", Түбән Көекнең "Замана трамвае", ә Яңа Шашы мәктәбендә узган уеннардан Күшәп төп мәктәбенең "Күшәр пилмәннәре" командасы финал уеннарына үттеләр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, катнашучыларга рәхмәт әйтәбез. Һәм 25 апрельдә булачак финал уеннарын көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев