24 май 2016 яңалыклары
-
“Әтнә таңы” - Кырымда пенсияне күтәрүне сорыйлар
Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведевның Кырымга визиты вакытында пенсия буенча сораучылар булган. "Пенсия суммасы бик аз. 8 мең сум - ул мизер! Индексацияне дә дөрес исәпләмиләр", - дип зарланалар. Премьер-министр: "Акча юк", - дип җавап биргән. Бу яктан караганда, әлегә бөтен илдә проблема, дип саный Дмитрий Медведев.
-
Әтнәләр дә шәмәхә бәрәңгене үз итәрләр
Америка биологлары яңа сорт бәрәңге уйлап тапканнар - кабыгы гына түгел, эче дә шәмәхә төстә. Анда антиоксидантлар бик күп. Пешергәндә, кыздырганда да башка төслегә әйләнмиләр. Галимнәр аның составында антиоксидантлардан тыш, С витамины, микроэлементлар, калий, тимер, цинк та күп диләр. Организм өчен дә бик файдалы булачак дип саныйлар. Моннан тыш, составында...
-
Әтнәдә узган видеоконференциядә Ислам академиясе хакында сөйләделәр
Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынган көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. - Якын киләчәктә гыйлем йортының попечительләр советы билгеләнәчәк. Әлеге совет уку йортында нинди факультетлар, кафедралар булдырылачагын, уку программасын хәл итәчәк. Академиядә татар теле кафедрасы да булыр дигән ышаныч бар, - диде...
-
Әтнәдә 5 июль – бәйрәм, ял көне
Бу көнне Татарстан халкы Ураза-бәйрәмне билгеләп уза. Мөселман календаре буенча билгеләнүче бу бәйрәмне Татарстан Президенты Указы ныгыта. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан әйтүләренчә, 5 июль - ял көне, ә 4 июльдә эш вакыты 1 сәгатькә кими.
-
Әтнәләр игътибарлы булыгыз
Сак булыгыз, балалар 20 майдан 20 июньгә кадәр ЮХИДИ тарафыннан юлларда "Игътибар, балалар!" операциясе игълан ителде. Укучыларның җәйге каникулы башлану белән бәйле рәвештә, бу көннәрдә балалар өчен махсус утыргычларның булу - булмавына, 18 яше тулмаган, йөртү хокукы булмаган килеш мотоциклда йөрүчеләргә, киемдәге яктылык кайтаргыч элементларга, юл аша чыгу кагыйдәләренең үтәлешенә...
-
Әтнәдә сөт җитештерү көнләп түгел, сәгатьләп арта
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 24 майга бирелгән сөт җитештерү рейтингыннан алган мәгълүматлар буенча, Әтнә районы ышанычлы рәвештә беренче урында бара. Бу көнгә Әтнәдә бер баш сыердан уртача 22,8 килограмм сөт савып алынды. Икенче урында баручы Сабаныкы - 20,1 килограмм, аннан соңгыларныкы 19 килограммга җитми. Районыбыз тулай савым белән дә куандыра:...
-
Әтнәдә укучылар арасындагы спартакиада тәмамланды
Мәгариф бүлеге спорт мәктәбе ярдәмендә укучылар арасында уздырган спартакиаданың соңгы тур уеннары узды. Гомуми нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез. Әлегә җиңел атлетика нәтиҗәләре белән таныша аласыз. Ул төрле дистанцияләргә йөгерү, туп ыргыту, ераклыкка һәм биеклеккә сикерү, эстафета бәйгеләреннән торды. Биредә Түбән Көек укучылары җиңеп чыкты. Икенче - Күңгәр, өченче -...
-
Әтнә кызы - җиңүче
"Укучыбыз Алия Гайнетдинова "Җиңү җыры" исемле төбәкара конкурста җиңеп кайтты", - дип хәбәр итте Күңгәр урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Сабирова. Бу газетабыз һәм газета укучылар өчен икеләтә куаныч - Алия безнең актив хәбәрчебез дә әле. Конкурста "Бабам - Җиңүне якынайтучыларның берсе", исемле эш белән катнаша.
-
Әтнәләр тиздән оча башлыйлар
2 июньнән Татарстан башкаласыннан Ижевск, Краснодар, Волгоград, Симферополь һәм Минеральные Воды шәһәрләренә туры авиарейсларда очыш ясап булачак. 24 майдан бу рейсларга авиабилетлар сатыла да башлый.