Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә узган видеоконференциядә Ислам академиясе хакында сөйләделәр

Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынган көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. - Якын киләчәктә гыйлем йортының попечительләр советы билгеләнәчәк. Әлеге совет уку йортында нинди факультетлар, кафедралар булдырылачагын, уку программасын хәл итәчәк. Академиядә татар теле кафедрасы да булыр дигән ышаныч бар, - диде...

Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынган көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

- Якын киләчәктә гыйлем йортының попечительләр советы билгеләнәчәк. Әлеге совет уку йортында нинди факультетлар, кафедралар булдырылачагын, уку программасын хәл итәчәк. Академиядә татар теле кафедрасы да булыр дигән ышаныч бар, - диде мөфти журналистларга.

Болгар ислам академиясенең ректоры кем булачагы әлегә билгеле булмаса да, аның чит ил кешесе булмаячагы мәгълүм. Камил хәзрәт сүзләренчә, булачак ректор фәкать үзебезнең ил кешесе булырга тиеш, аның билгеле бер фәнни дәрәҗәсе булу да шарт.

Академияне республика финанслый. Аның федераль статуска ия булачагын истә тотканда, мөфти уку йорты төзелешенә ярдәм федераль дәрәҗәдә дә булыр дип өметләнә.

- Шулай ук Татарстан халкының да булышачагына ышанам, - дип, Камил хәзрәт бер мәчет төзелеше турында искә алып үтте. - Пенсионер бер әби, КамАзга вак таш төятеп, үзе дә шофер янына утырып, төзелеп килә торган мәчеткә килде дә ташны бушаттырды. Пенсиясенең күпмедер өлешен ел дәвамында җыеп барган да таш алган. Моны күргәч, күзләргә хәтта яшь килде. Әлеге әби кебек изге җанлы кешеләр арабызда бик күп.

Болгар ислам академиясе реквизитлары:



Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев