24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“М7” трассасында кабат фаҗигале авария - "Әтнә таңы"
Бу юлы йөк машинасы белән чит ил автомобиле бәрелешкән. Әлеге авария трассаның Балык Бистәсе районына кергән өлешендә теркәлә.
-
"Әтнә таңы": конкурска йомгак
Ике кешенең әнисе генә заман таләпләренә җавап бирә икән дигән авыр тойгы белән, "Замана әнисе - минеке кебек" конкурсын йомгаклыйбыз. Олы Әтнәдән Азалия Мифтаховага һәм Арыдан Айниз Каюмовка истәлек бүләкләре тапшырырга булдык. Әниләр, үз җаегыз белән кереп, бүләкләрне алып чыгыгыз. Барлык әниләрне дә зур бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Әтнәләр – Мари илендә!
Мари-Эл Республикасында - татар мәгърифәте көннәре Агымдагы елның 23-24 ноябрь көннәрендә Мари иле республикасының Йошкар-Ола шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә татар мәгърифәте көннәре узды. Ике республика укымышлылары арасында барган очрашулар вакытында Татарстан республикасы белән Мари Эл республикасы мәгариф оешмалары арасындагы килешүгә кул куелды. Әлеге чараның пленар утырышында Татарстан делегациясе җитәкчесе буларак-...
-
Әтнәдә шәхси сыерларны да УЗИ белән тикшерәләр
Бүгенге көндә "Ветстанция" мал табиблары шәхси хуҗалыкларга барып, УЗИ аппараты белән сыерларның буазлыгын тикшерәләр. Кирәк булса, "Ветстанция" белән элемтәгә кереп, белешә аласыз.
-
Әтнәләр, кысан булачак
Стационарда - ремонт Район үзәк больницасында барган төзекләндерү эшләре хакында һәрберебез хәбәрдар, инде уңайсызлыкларына да ияләнеп киләбез. "Төзекләндерү эшләренең беренче этабы - поликлиника өлеше бетте. Дәүләт аның ремонтына 44,3 миллион сум акча биргән иде. Төзекләндерү эшләренең икенче этабын башладык, стационар өлешенә күчендек. Балалар, хатын-кызлар ята торган бүлмәләр, бокс-изоляторда ремонт инде...
-
Сәхнәгә иртәгә әниләр менәчәк
Районыбыз мәдәниятендә соңгы вакытта КВНнар гөрли һәм бу хакта инде сез хәбәрдар. Әлеге чараны көтеп, монысыннан мәхрүм кала күрмәгез. Чөнки бик әйбәт булырга охшап тора, җитмәсә керү бушлай һәм ирекле. 25 ноябрьдэ 15 сәгатьтә Әтнә театры бинасының тамаша залында "Әниләр көне" нә багышланган тамаша узачак. "Әниләр генә барырга тиештер инде...
-
Әтнә өлеше - 5 %
Әтнә районы сауган тәүлеклек тулай сөт күләме 147,5 тоннага җитте. Ай башына карата +4 һәм узган көнгә +0,5 тонна булды. Былтыргы белән чагыштырсак, 115 процент тәшкил итә. Һәм иң мөһиме - бу күрсәткеч белән кечкенә Әтнә районы Татарстанда өченче урында бара. Бу очракта 43 район арасында безнең өлеш күпме булуын...
-
Җиһаншина Ильгия - призёр
Тагын бер шатлыклы яңалык. Арча педагогик көллиятендә уздырылган Россиякүләм башлангыч сыйныфлар арасында уздырылучы математика буенча олимпиадада 2 сыйныф укучысы Җиһаншина Ильгия призёр булды. Ильгия һәм аның укытучысы Зөлфия Гомәровнаны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин, киләчәктә дә зур уңышлар сезгә! Бу хакта укытучы Сылу Зарипова Олы Мәңгәрнең мәктәп төркемендә хәбәр...
-
Ташламалы бәя- 555 сум 72 тиен! - "Әтнә таңы"
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә сөенечле хәбәр җиткерергә ашыгабыз. «ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте агымдагы елның 1 декабреннән 11 декабренә кадәр газетага шәхси язылучылар өчен генә - "Вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге" игълан итә.
-
Әтнәләр, күп йокласаң, акчаң арта ди
Бер төркем галим әнә шундый фикергә килгән. Йокы белән хезмәт хакы туры бәйләнештә икән.