Әтнәләр, күп йокласаң, акчаң арта ди
Бер төркем галим әнә шундый фикергә килгән. Йокы белән хезмәт хакы туры бәйләнештә икән.
АКШның Сан-Диего шәһәрендәге галимнәр төркеме шулай дип белдерә. Исәпләүләренчә, 1 сәгать өстәмә ял хезмәткәрнең акчасын уртача 1,3 процентка арттыра, ди.
Дөрестән дә, йокы вакыты һәм сыйфаты җитештерүчәнлекне арттыруда бик мөһим күрсәткеч. Шул ук вакытта 4-6 сәгать йоклап та кеше физик һәм акыл ягыннан яхшы хәлдә булырга мөмкин, андыйлар да бар. Монысы икенче бер төркем галимнәр фикере.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев