24 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 23 полиция хезмәткәренә торак сатып алу өчен сертификатлар тапшырылды
2018 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгында барлыгы 43 полицейский торак сертификаты алды.
-
Социаль челтәрләрдә «Татмедиа» басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллионга җиткән
«Татмедиа» АҖ – Татарстан Республикасындагы иң зур төбәк медиакомпаниясе.
-
Дуслар авыр чакта беленә - "Ватаным Татарстан" безнең хакта
Газетаның алдагы саннарында җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның әниләренә зур суммада ярдәм кирәклеге хакында язып чыккан идек. Мәрхәмәтле кешеләрдән 1 миллионнан артык акча җыелып, Азат 3 миллион сум акчаны әҗәткә алып торып, әниләрен Төркиягә озаттылар. Тик бу сумма әлегә тикшеренү узар өчен генә. Зөлфирә апага арка миен күчереп утырту өчен тагын 7 миллионнан артык акча кирәк.
-
Хоккей сезоны ачылды
22 декабрь көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгенең хоккей мәйданчыгында хоккей сөючеләрнең тантаналы очрашуы узды.
-
Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектларына капиталь ремонт программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла.
-
Иң яхшысы – эчмәскә! Табиблар бәйрәмгә киңәшләрен бирде
Яңа ел бәйрәменә кадәр аз вакыт калып бара. Күңелле бәйрәм инде ул: дуслар, туганнар бергә җыелыша. Әмма исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар өчен ул бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Бу вакытта агуланып хастаханәгә эләгүчеләр саны да артып китә. Бәйрәм көннәрендә эчү күздә тотыла икән, ничек исән калырга һәм сәламәтлеккә зыян китермәскә?