Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль челтәрләрдә «Татмедиа» басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллионга җиткән

«Татмедиа» АҖ – Татарстан Республикасындагы иң зур төбәк медиакомпаниясе.

2018 елда социаль челтәрләрдә «Татмедиа» АҖ басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллион кешегә җиткән. Әлеге уңайдан Instagram социаль челтәре (147 процент) барысын да уздырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта холдингның барлык редакцияләре дә яңалыклар һәм редакция контенты белән уртаклашырга мөмкинлек бирә торган барлык популяр социаль челтәрләрдә дә тәкъдим ителгән.

Статистика күрсәткәнчә, «ВКонтакте»да язылучылар саны – 40, «Одноклассники» социаль челтәрендә – 56, Facebook та – 89, YouTube видеохостингында – 107, Instagram социаль челтәрендә 147 процент тәшкил иткән.

«Татмедиа» АҖ – Татарстан Республикасындагы иң зур төбәк медиакомпаниясе.

Акционерлык җәмгыяте структурасына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, интернет челтәрендәге 72 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177689/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев