Мәскәү өлкәсенең Электроугли шәһәрендә мебель фабрикасы складында чыккан янгынны сүндергәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә утның күрше складка таралу куркынычы туган. Озакламый янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 1600 квадрат метр тәшкил иткән.
«Мебель фабрикасы складындагы янгын сүндерелде. Ут белән көрәшүчеләр аның күрше биналарга таралуына юл куймады», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Нет комментариев