Казан федераль университетында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау туры узды.
Әлеге олимпиада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Студетлар жюри әгъзалары каршында «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә минем булачак һөнәрем һәм эшчәнлегем» дигән темага үз проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
Алар арасында Әтнә техникумының студенты да көч сынашты. Хисапчы бүлегендә укучы Галимҗянова Айсия — 3 нче урынга лаек булды. Житәкчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйрова Зөлфидә Шәйдулла кызы. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев