25 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнә өлкәннәре бирешми
Яшел Үзән шәһәрендә өлкәннәр арасында шахмат һәм шашка буенча узган « Темпотурнир» бәйгесендә безнең район ветераннары да катнашып, 7 район командасы арасында өченче урын яуладылар. Бәйгегә 4 кеше - шахмат буенча Данил Сәләхетдинов, Айсылу Төхбиева һәм шашка буенча Вахит Абдуллин, Хәлимә Закировадан торган команда барды. Шәхси зачетта Айсылу Төхбиева- 2,...
-
Әтнәләр дүрт көн ял итәчәк
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
-
Әтнәләр Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегеннән канәгать
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында министрлык һәм тармакларның 2015 елгы эшчәнлеге хакында сөйләде. - Татарстан, элеккечә үк, илдә алдынгы позицияләрне били, - диде ул. Республикабыз төбәктәге сәүдә әйләнеше - 9, сәнәгать һәм төзелеш - 5, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр буенча 3 урында. Иң мөһиме - төбәкнең тулай...
-
Әтнә районының Күңгәр балалар бакчасында – карантин
Дуңгыз гриппы белән 5 кеше авырганлыгын хәбәр иткән идек. Бәйрәмнәр аралыгында тагын берничә кешедә шуңа охшаш инфекция табылган. "Өч кешенең анализларын тикшерүгә җибәрдек, расланмыйча төгәлен әйтә алмыйбыз. ОРВИ белән чирләүчеләр азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән - 11 кеше, "внебольничная пневмония" белән 1 кеше мөрәҗәгать иткән....
-
Әтнәләр ишеттегезме?140 тапкыр кадаган...
Бу хәл 23 февраль көнне Санкт-Петербург шәһәрендә була. Әлеге коточкыч җинаятьтә гаепләнүче яшь кыз - 42 яшьлек ир-ат белән торучы 17 яшьлек сеңелесенә кунакка килә. Фатир хуҗасы кибеткә шәраб артыннан киткәннән соң туганнар арасында бәхәс чыга һәм алар сугыша башлый. Шуннан соң 19 яшьлек апасы кулына пычак ала һәм 17...
-
Әтнәләр беләсезме, әрем яман шешкә булыша
Калифорния галимнәре әремнең уникаль үзлеген ачыклаганнар. Без чүп үләненә санап чабып аткан әрем 16 сәгать эчендә организмдагы яман шеш күзәнәкләренең 98 процентын юкка чыгарырга сәләтле икән. Тикшерүләр барышында бу үсемлекнең үпкәдәге яман шеш күзәнәкләренең үсешен 28 процентка киметкәнен ачыклаганнар. Галимнәр әйтүенчә, әрем составында булган артемизин яман шеш күзәнәкләренең үсешенә ирек...
-
Олы Әтнәдәге янгында газ баллоннары шартламый калган
Бүген Олы Әтнә авылының Электро урамында янгын булды. Янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать өч тулып 48 минутта хәбәр керә. Янгын сүндерү машиналары тиз арада янгын булган урынга килеп җитәләр. Бер шәхси хуҗалыкта сарай яна. Янгын сүндерелеп, тикшерү эшләре бара. Алдан фаразлауга караганда, янгын, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәү нәтиҗәсендә килеп...
-
Әтнәдә машиналар дамба астына тәгәри
Кыш уртасында яз җитте, диләрме әле? Шундый хәлләр ел саен диярлек кабатлана хәзер. Бу исә бар яктан да куркыныч: сәламәтлеккә дә, көндәлек тормышка да, шул исәптән юлдагы автомобильчеләргә дә! Бүген иртән эшкә килгәндә дамба кырыена тәгәрәгән ике транспортка юлыктым. Берсе - зур егәрлекле трактор, икенчесе - җиңел машина. Эзләсәң, аклану...
-
Әтнәдә яңгырлы һава торышы саклана
Яңгырлы һава торышы саклана Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 февральдә,болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм юеш кар ява, ди синоптиклар. Урыны белән томан төшә һәм юлларда бозлавык хасил була. Көньяктан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3 градус...