Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнәләр Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегеннән канәгать

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында министрлык һәм тармакларның 2015 елгы эшчәнлеге хакында сөйләде. - Татарстан, элеккечә үк, илдә алдынгы позицияләрне били, - диде ул. Республикабыз төбәктәге сәүдә әйләнеше - 9, сәнәгать һәм төзелеш - 5, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр буенча 3 урында. Иң мөһиме - төбәкнең тулай...

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында министрлык һәм тармакларның 2015 елгы эшчәнлеге хакында сөйләде.

- Татарстан, элеккечә үк, илдә алдынгы позицияләрне били, - диде ул.

Республикабыз төбәктәге сәүдә әйләнеше - 9, сәнәгать һәм төзелеш - 5, авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр буенча 3 урында. Иң мөһиме - төбәкнең тулай продукты (ВРП) алдагы ел дәрәҗәсендә сакланды. Республика икътисадында сәнәгать - 41, авыл хуҗалыгы - 7, сәүдә 15 процентлык өлешне алып тора.

Авыл хуҗалыгында җитештергән продукция 2014 елга карата 104,7 % тәшкил итә. Ә сәнәгатьтәге урыныбызга, беренче чиратта, экспортка ориентлашкан тармаклар исәбенә ирештек. Бу - химия, нефть чыгару һәм эшкәртү. Төзелештә, шул исәптән торак төзелешендә дә алдагы ел дәрәҗәсе сакланды. Тагын бер мөһим күрсәткеч - 2015 елны Татарстан Россия Федерациясенең 27 дәүләт һәм 24 федераль максатчан программасында катнашты. Кыскасы, Татарстан Хөкүмәте узган елда гаять күләмле һәм нәтиҗәле эш башкарды. Һәрхәлдә, Әтнә халкы республика җитәкчеләре хезмәтеннән канәгать...

(Мәкаләнең тулы варианты белән газетада таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев