26 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дуңгыз гриппы белән авыручылар арта
5 кеше авырый, 4 кешенең анализлары тикшерүгә җибәрелгән, дип хәбәр иткән идек. "Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды, дүрт анализның берсендә дуңгыз гриппы расланды, калганнары вируслы инфекция. Шулай итеп бүгенге көнгә дуңгыз гриппы белән авырган 6 кеше теркәлде. ОРВИ белән чирләүчеләр исә азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән...
-
Әтнә ветераннарын куып җитә торган түгел
Әтнә ветераннар ярышты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ленин күмәк хуҗалыгы призына ветераннар арасында хоккей буенча ярыш булып узды. Әлеге бәйгедә беренче урынны Әтнә ветераннары яулады. Икенче урында - Бәрәзә, өченче урында- Мәңгәр, дүртенче урында - Яңа Шашы ветеран хоккейчылары командасы.
-
Әтнәдә бензин бәясе тагын үсә – РФ Дәүләт Думасы шулай карар итте
Россиянең Дәүләт Думасы бензин һәм дизель ягулыгына акцизны арттыру турында закон кабул итте.
-
Әтнә шахматчылары кабат җиңде
Районыбызның яшь шахматчылары "Арча хәбәрләре" оештырган турнирда Кубок отып кайтканнар иде. Бер ай уздымы икән, кабат Арчада яшьләр өчен оештырылган турнирда катнышып, медальләр отып кайттылар. "Арчаның мәгариф бүлеге "Төньяк балкышы" исемле турнир оештырды. Арчалардан тыш, Балтач районыннан да килгәннәр иде. Безнең Әтнә данын 7 яшь шахматчы яклады", - ди тренерлары...
-
Әтнә – татар теленең башкаласы
Күшәр мәдәният йортында Халык-ара туган тел көне уңаеннан булып узган очрашуда күренекле татар шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, "Казан утлары" журналының баш мөхәрире Илфак Ибраһимов ( Мөхәммәт Мирза) Әтнәбезне әнә шулай дип атады.
-
Актерны тәрәзәдән өстерәп чыгарганнар - "Әтнә таңы"
Шактый билгеле шәхесләр дә әледән-әле закон бозалар. "Вести.ru" хәбәрләренә караганда, Мәскәү үзәгендә актер Валерий Николаев ДПС хезмәтеннән качарга омтылып, берничә автомобильне бәрдергән. Аны туктатыр өчен полиция хезмәткәрләре шиплы лента җәяргә мәҗбүр булганнар. Шул хәлдә дә актер полиция хезмәткәрләренә буйсынмаска тырыша, нәтиҗәдә аны машина тәрәзәсеннән өстерәп чыгаралар һәм наручниклар кидерәләр. Соңыннан...
-
Әтнәдә артык суытмый
Синоптиклар фаразлары буенча безне томан һәм көчле бозлавык көтә. Сәбәбе шул - кабат юеш кар, яңгыр һәм бозлы яңгыр ява. Иртәгә дә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә. Төнлә 2-7 градус суык, көндез 3 градус суыктан 2 градуска кадәр җылы булачак.
-
Әтнәнең булачак солдатлары
Көчле рух, дәрт, гаиләңнең, үзеңнең иминлегеңне, тынычлыгыңны саклап кала белү - бу сыйфатлар барысы да чын ир-егеткә генә хас була. Ә гаиләңне саклау, беренче чиратта, ул шулай ук үзеңнең туган жиреңне, туган илеңне саклау дигән сүз. Әлбәттә, Ватанны саклаучылар көне - күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе. Көне дә җылылык, кояш нуры...
-
Әтнә юлларында да электромобильләр пәйда булырлар
Электомобильләр аркасында нефть бәяләре тагын да төшәргә мөмкин. Экологик яктан зарары булмаган бу транспорт төре елдан-ел популярлаша. "Бломберг" аналитиклары шундый фикергә килгәннәр. 2015 елда гына дөньяда электрокарлар сату 60 процентка үскән. Әле бу бензин бәяләре искиткеч дәрәҗәдә кими торып бит! Бу хәлдән, 2023 елга нефтькә булган көнлек ихтыяҗ 2 млн....