Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дуңгыз гриппы белән авыручылар арта

5 кеше авырый, 4 кешенең анализлары тикшерүгә җибәрелгән, дип хәбәр иткән идек. "Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды, дүрт анализның берсендә дуңгыз гриппы расланды, калганнары вируслы инфекция. Шулай итеп бүгенге көнгә дуңгыз гриппы белән авырган 6 кеше теркәлде. ОРВИ белән чирләүчеләр исә азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән...

5 кеше авырый, 4 кешенең анализлары тикшерүгә җибәрелгән, дип хәбәр иткән идек.

"Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды, дүрт анализның берсендә дуңгыз гриппы расланды, калганнары вируслы инфекция. Шулай итеп бүгенге көнгә дуңгыз гриппы белән авырган 6 кеше теркәлде. ОРВИ белән чирләүчеләр исә азаюга таба бара: 18-25 февральгә кадәрге аралыкта табибларга ОРВИ белән - 11 кеше, "внебольничная пневмония" белән 1 кеше мөрәҗәгать итте. 11-18 февраль аралыгында авыручылар белән чагыштырсак, ул атнада 19 кеше - ОРВИ, 4 кеше "внебольничная пневмония белән табибларга күренергә килгән. Күрсәткечләр кимүгә таба барса да, авыртуның авыр формалары белән чирләүчеләр әле бар, шунлыктан саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Больницада карантин дәвам итә, моннан тыш 25 февральдән 2 мартка кадәр Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән Күңгәр балалар бакчасы да карантинга ябылды; мәктәпләр, калган балалар бакчалары гадәти режимда эшли", - дип хәбәр итте табиб-эпидемиолог Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев