26 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ишеттегезме, карак урларга кергән җиреннән йокыга киткән
Казанда бик кызык очрак буенча суд бара. Шәһәрдәге бакчаларның берсенә йозагын ватып бер угры үтеп керә. Исәбе кием-салым, савыт-саба һәм башка кирәк-яракны урлау була. Кыңгыр эшен башкарырга өлгерми ул, исерекнең йоклыйсы килә башлый һәм ул ятып торган җиреннән тирән йокыга китә... Менә шундый хәлләр дә булгалый.
-
Әтнәдә килодан артык авырлыкта...
Сезнең алда Олы Мәңгәр авылыннан Гөлшат Гарифҗанова үстергән "Розовый гигант" сортлы помидор. Бу сорт помидорлар бик зур булып үскәнен ишеткән бар иде, куру бәхетенә дә ирештек. Гөлшатның помидоры үлчәүгә куйгач нәкъ тә 1 килограмм 200 граммны тартты. Тәмле, итләч помидорны орлыгын алу өчен аерып куйганнар. Гомумән, хуҗабикә утырткан помидорлар быел...
-
Кочаклыйсым килә сине! – “Әтнә таңы”
Кая калды соң ул керфек какмый Икәү төнгә таң ярәшкән көннәр?!. Аһ!.. Җитәр микән йөрәк җегәрләрем - Сине бүген "шундый боек" диләр... ... Йөз елга бер күрешәбез хәзер... Сусау бетми. Мизгел ярым күреп Имәнепләр китәм. Дөнья сыйган караш Суы кибеп барган кое кебек. Элееек! Син бит башка идең! Ни үзгәрде?!...
-
Әтнәләр прокуратурага хат язган
хокук сагында Закон таләбенә буйсынып Җәмгыятебездә балаларга белем бирү, мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Шуның белән беррәттән,бу өлкәдә закон бозу очраклары белән дә очрашырга туры килә. Нурия Сабирҗанова, Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Прокуратурага Олы Әтнә мәктәбендә укучыларның әти- әниләреннән шикаять хаты керде. Анда мәктәп директоры тарафыннан...
-
Әтнәдә каз атучыны хөкемгә тарттылар
Ата белеп атсаң гына Ату сезонында безнең якларга аучыларның күпләп килүенә ияләштек инде. Тик менә алар арасында закон таләпләренә каршы килеп, башбаштаклык күрсәтүчеләре дә юк түгел. Апрель ае ахырында Казаннан нәкъ дусты белән берәү безнең якларга ау кораллары алып кайтып төшә. Исәпләре - биредә аучылык белән шөгыльләнү була. Әмма ниятләре...
-
Әтнәдә балаларны рухи сәламәтләндерәләр
Һәр елдагыча балаларны рухи сәламәтләндерү үзәге үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
-
Әтнә мәктәбе каршын яктырттылар
Олы Әтнә мәктәбе каршында яктылык кирәклек турында без, газета хезмәткәрләре дә, хәбәрчеләребез дә бер генә язмадык. Ниһаять, махсус программа ярдәмендә мәсьәлә уңай хәл ителде. Хәзер инде көзге һәм кышкы караңгыларда мәктәп каршыннан узганда, каршыга берәр бала килеп чыкмасмы дип куркудан креслога кадәр юешләнмәс, дип фараз кылыйк. Бу хакта чираттагы уку...
-
Әтнә "йолдызчык"лары
Шахмат "йолдызчык"лары"быз Азалия Мифтахова һәм Самат Шәрәфиев һаман гаҗәпләндерәләр. Яшь булсалар да, инде разряд нормативларын да үтәделәр. Күптән түгел икесе дә шахмат лагерендә ял итеп кайттылар, монда үзләреннән өлкәнрәкләр белән уйнап, Азалия беренче урын яулады. Нәтиҗәдә II разряд алды. Самат та бик яхшы чыгыш ясады һәм III разрядка иреште. Яңа...
-
Әтнә ЮХИДИ җитәкчесе кисәтә
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехаметов биргән мәгълүматларга караганда, узган атна барышында балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, яктылык кайтаргыч элементларсыз йөргән өчен - бер,каеш такмаган өчен - 13, номер пычрак булган өчен - 4, страховкасыз йөргән әчен - 2, документларсыз йөргән өчен - 9 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Ике...