Әтнәдә дә коррупциягә каршы көрәш кыйбатлана
Татарстан коррупция белән көрәшкә булган чыгымнарны 2 миллион сумга арттыра.
Хөкүмәт 2015-2020 елларга коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча бюджет программасын 2 миллион сумга арттырып, 28,6 миллион сумга җиткерде. Татарстанның хокукый мәгълүматлар порталында шул хакта хәбәр иттеләр.
Дөрес, финанслау күләме фараз характерында гына, республиканың бюджет мөмкинлегенә бәйле рәвештә ул саен үзгәрәчәк.