Әтнәнең "Ел тәрбиячесе- 2016" билгеле булды
Җәмгыять

Әтнәнең "Ел тәрбиячесе- 2016" билгеле булды

"Ел тәрбиячесе -2016" бәйгесенең финал этабына йомгак ясалды. Бәйгенең финалистлары исеменә Олы Әтнә балалар бакчасыннан Төхфәтуллина Альбина һәм Гайфуллина Нурия лаек булды. Өченче урында - Олы Мәңгәр бакчасыннан Гүзәл Гарифҗанова, икедә - Олы Әтнәдән Зөһрә Мөхәммәтҗанова, беренче урында - Кышлау балалар бакчасыннан Равия Абдуллина ия булды. Равия ханым Әтнә данын...

"Ел тәрбиячесе -2016" бәйгесенең финал этабына йомгак ясалды. Бәйгенең финалистлары исеменә Олы Әтнә балалар бакчасыннан Төхфәтуллина Альбина һәм Гайфуллина Нурия лаек булды. Өченче урында - Олы Мәңгәр бакчасыннан Гүзәл Гарифҗанова, икедә - Олы Әтнәдән Зөһрә Мөхәммәтҗанова, беренче урында - Кышлау балалар бакчасыннан Равия Абдуллина ия булды. Равия ханым Әтнә данын Сабада узачак "Ел тәрбиячесе- 2016" бәйгесенең зона этабында яклаячак. Котлыйбыз, апалар!


Нет комментариев