Шушы көннәрдә, илебез өчен хезмәт итүче егетләребезгә ярдәм кулы сузып, өченче зур күләмле маскировка сеткасын әзерләп куйдылар
Иске Өҗем авылының "Ихлас" исеме астында эшләүче волонтерлар төркеме, илебез өчен хезмәт итүче егетләребезгә ярдәм кулы сузып, чираттагы, өченче зур күләмле маскировка сеткасын әзерләп куйды.
Бу эш, бары тик кул көче генә түгел, ә күңел җылысын да салмыйча башкарылмый. Һәр эшләгән хезмәт безнең батыр егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дигән теләк белән, дога кылып эшләнә. Бу сеткалар, егетләребезнең хезмәтен җиңеләйтсен, иминлекләрен сакласын дигән изге уйлар белән тулы.
Нет комментариев