Хәбәрләр

Пилотсыз очкычлар Россиянең ике шәһәрендә Ozon складларына һөҗүм иткән

Украина пилотсыз очкычлары Махачкала һәм Краснодардагы Ozon складларына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Махачкалада һөҗүмнән соң янгын чыккан, ә склад хезмәткәрләре оператив рәвештә эвакуацияләнгән. Шуңа да карамастан, берничә кеше зыян күргән. Алар медицина ярдәме алган, хәзерге вакытта аларның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Склад эше туктатылган, логистик маршрутлар яңадан бүленә, дип белдерделәр маркетплейс матбугат хезмәтендә.

Краснодардагы складта һөҗүмнән соң шулай ук янгын чыккан. Шуңа да карамастан, хезмәткәрләр зыян күрмәгән.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, Украина Кораллы көчләре Адыгейск һәм Невинномысск шәһәрләрендә дә маркетплейс складларына һөҗүм итәргә тырышып караган, әмма алар үз максатларына ирешмәгән – товарлар да, хезмәткәрләр дә зыян күрмәгән. Складлар ябык, хәзерге вакытта анда оператив хезмәтләр эшли.

Татар-информ


Нет комментариев