Татарстанда ипотека ставкалары дүрт ай эчендә 2 процентка диярлек кимегән
Хәбәрләр

Татарстанда ипотека ставкалары дүрт ай эчендә 2 процентка диярлек кимегән

2026 елның июнь нәтиҗәләре буенча Татарстанда ипотека буенча уртача ставка 9,1 процент тәшкил иткән.

Бу шул ук елның мартына караганда 1,72 процент пунктына кимрәк, әмма 2025 елның декабрь ае дәрәҗәсеннән югарырак (7,96 процент, диелә Россия Үзәк банкы аналитикасында.

Июньдә ипотека кредиты сроклары 25,7 елга җиткән. 2026 елның марты белән чагыштырганда бу күрсәткеч 15,6 айга арткан, әмма 2025 елның декабренә караганда 11,6 айга кимегән.

Июньдә бирелгән ипотекалар саны 3,5 меңнән артып киткән. 2026 елның февраленнән бу күрсәткеч 56 процентка диярлек арткан. Бу 2025 елның декабренә караганда шактый ким, ул вакытта 6 меңнән артык кредит бирелгән булган.

Татар-информ


Нет комментариев