27 июль 2016 яңалыклары
-
"Әтнә таңы" Биләрдән кайтты
Бүген безгә, "Әтнә таңы" журналистларына Биләргә бару бәхете елмайды. Монысы да җитәкчеләребез бүләге. Матбугат көне белән 25 еллык юбилеебызга менә шундый "лотерея билеты" оттык. Әлегә кадәр оешып чыгып китә алмаган идек. Барырга кирәк икән, кеше үз гомерендә бу изге җирләрне үз кузе белән бер күреп, тарихгы яңартырга тиеш. Чагыштырырлык, уйланырлык...
-
Әтнә мәчетендә - шагыйрә!
Әтнә мәчетендәге рухи сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар бүген шагыйрә апалары Гөлүсә Батталова белән очраштылар. Наил хәзрәт шагыйрә белән азрак таныштырып узгач, Гөлүсә Рәшит кызы балаларга үзенең шигырьләрен укыды. Бик теләп аларның сорауларына җавап бирде. - Бик ошатып кайттым, болай ук булыр дип уйламаган идем. Алар бик кызыксынучан, бик күп беләләр...-...
-
Әтнәләр, байыйсыгыз бар әле!
Татарстанда уртача хезмәт хакы арткан Быелның гыйнвар-май аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 29 397 сумга җиткән. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча төбәк органы җиткерә. 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, кече эшмәкәрлек тармагын да кертеп, оешма һәм берләшмә хезмәткәрләренә хисапланган хезмәт хакы 7,9 %ка арткан. Ләкин шул...
-
Әтнәләр, татарга – тартар, урыс – атар
Татар белән урыс ауда икесенә өч үрдәк бер тартар аталар. Үзләре тигез итеп бүлә алмагач, мулла абзыйга барып тигезләп бүлеп бирүен сорыйлар. Ул: "Өлешчегә өч үрдәк, татарга - тартар, урысның мылтыгы бар, ул үзенә атар", - дип "тигез" итеп бүлеп бирә. Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Кече Әтнә авылы
-
Әтнәнең мәктәбендә сөт агачак
Районыбыз мәктәпләрендә җәйге айларда бер мәлгә тынлык урнашкан сыман тоела. Укулар юк, бар да ял итәдер төсле. Тик бу мәктәп тирәсендә булмаучылар өчен шулай. Җәй айларында да эш гөрли мәктәптә. Кемдер төзекләндерә, кемдер бакчасын тәрбияли. Районыбызның Олы Мәңгәр мәктәбе бакчасында да укучылар эшли. Шулай тәртипкә салынган, график нигезендә башкаралар. Яңалык...
-
Әтнәләр редакциягә хат килде
Балачак кайтавазы Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында тумасам да, 5 яшьтән 15 яшькә кадәр балалык елларым шушы авылда үтте. Күңелемдә иң истә калган еллар Бәрәзә авылы кешеләре белән бәйләнгән. Шул истәлекләрне сезнең игътибарыгызга җибәрәм. Үзем Казан шәһәрендә яшим. 43 ел балалар тудыру йортында акушерка булып эшләдем. Лаеклы ялда булсам да,...
-
Әтнәдә "полицейский"ны алыштыралар...
Хәтерлисездер, газетабыз район юлларында "Лежачий полицейский"лар булдыру темасын күтәрде. Үзенә күрә "лежачий" бер барьер төзеп тә куйдылар үзе. Тик ул тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләнмәде. Нәтиҗәдә, авто йөртүчеләр сүгенде, җәяүлеләр машиналарның бу барьерны акрын гынамы, әллә сикереп кенә узасын чамалый алмый азапланды. Ниһаять, бу өлкәдә дә махсус программа кабул иттеләр. Әйтүләренчә,...
-
Әтнәләр, бензин бәяләре аска төшә башлады
Монополиягә каршы хезмәт нефтьчеләрне бензин бәяләрен төшерергә чакыра торгач, моның уңай нәтиҗәләре күренә башлады. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә. Әлегә тиеннәр генә булса да, бу озакка сузылган уңай күренешкә әйләнер дип санаучылпар да бар.
-
Әтнәләр, “Яровая законы”на ачыклык керде
Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөфтиләр шурасының Куркынычсызлык буенча комитеты түгәрәк өстәл уздырган. Бу хакта шураның матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, комитет җитәкчесе полковник Сәет-Мөхәммәд Әсәмбаев, Россия төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашкан. Түгәрәк өстәлдә күптән түгел кабул ителгән "Яровая законы" турында...
-
Әтнәдә БДИ болай да “глушитель”сез уза
"Ъ" хәбәрләренә караганда, БДИ биргән вакытта кәрәзле телефоннарны "заглушить" итү мәктәп директорларын бик кыен хәлгә куйды. Төбәк имтихан кабул итү комиссияләре сигналларны йоту приборларын куярга мәҗбүр итәләр, дип саныйлар. Бу БДИ бирүчеукучы телефон аша хәбәрләшә алмасын өчен эшләнә. Ә Роскомнадзор элемтәгә комачаулык тудырдыгыз дип мәктәпләрне штрафка тарта. Әйтик, беренчеләрдән булып...