28 март 2024 яңалыклары
-
Татарстанлылар йортка газ үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр субсидия ала ала
Татарстанда яшәүчеләр йортларына газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин.
-
Казанда үз үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итүче психология белгечләренең конференциясе узачак
29 мартта Казанда психологлар, психотерапевтлар, балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче укытучылар өчен россиякүләм фәнни конференция булачак. Гади генә әйткәндә, суицид, наркомания, алкоголизм һәм башка начар күренешләргә киртә кую максатыннан үткәрелә ул.
-
Казан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар җыю буенча сыйныфлар ачылачак
Татарстан башкаласы мәктәпләрендә пилотсыз очкычларны эшләргә, җитештерергә һәм эксплуатацияләргә өйрәтү буенча махсус җиһазландырылган сыйныфлар ачылачак. Чараларны гамәлгә ашыру турындагы карар хокукый мәгълүмат порталында бастырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
-
Ифтарга әзерләргә тәмле ризык
Тәмле булсын!
-
Татарстанда 2024 елда тәрбиягә бала алган 70тән артык гаилә бер тапкыр бирелә торган пособие алган
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.
-
Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин
Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин. Анда 13 000нән артык кеше яши.
-
«Казан арты могҗизасы»
Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары өчен «Казан арты могҗизасы» дип исемләнгән вакытлы фотосүрәтләр күргәзмәсе булды.
-
Мухаметшин Ильяр Ирек улы 1нче урынны яулады
27 март көнне Теләче районында 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча «Зилант» Кубогына Теләче районы Беренчелеге булып үтте.
-
Бушлай торак: кемнәр өметләнә ала?
Ятимнәр, аз керемгә ия булучы күпбалалы гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары торак сатып алуда дәүләт ярдәменә таянырга мөмкин дип яза «Парламентская газета».
-
Һава торышы
Хәерле иртә әтнәлеләр. Буген дә көчле җил көтелә.