28 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәнең тагын бер хуҗалыгында савым сыерлары заманча тәрбияләнә
Бер ай элек Кышлау фермасында яңа савым комплексы сафка басты. Комыргуҗадагы кебек яңа савым комплексы дисәләр дә, аерма бар. Бу хакта ферма мөдире Гүзәл Гиниятова белән сөйләштек.
-
Сорауларыгыз булса, килегез
Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз, моң-зарларыгыз булса, бирергә әзерләнегез. 31 октябрь көнне 13 сәгатьтә район үзәк больницасында Казаннан килгән, иминиятләнүчеләрнең хокукларын яклаучы бүлек җитәкчесе Рәшит Наумир улы Абдуллин катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү була. Теләге булганнар катнаша ала.
-
Җиләк-җимеш ашагыз!
Район халкының сәламәтлеге сагында торучыларның азрак җиңел сулыш алган вакытлары. Диспансерлаштыруның быелга караган өлеше беткән. Олы яшьтәгеләр дә, кече яшьтәгеләр дә, мәгариф һәм социаль хезмәткәрләр дә диспансерлаштыру үткән. 2500 кешегә 10 ел саен ясала торган тартышу авыруына каршы вакцина ясауны да төгәлләгәннәр. Гриппка каршы вакцина ясау да ахырына якынлаша. Мәктәп...
-
Бәйрәм тиз тәмамланган
Әтнә-Дубьяз-Казан юлының 40нчы километрында юл һәлакәте теркәлде. Исерек килеш машина белән идарә итүче шофер каршы як юлга чыга, нәтиҗәдә каршысына килгән машинага бәрелә. Бер кеше тән җәрәхәте алды. Һәлакәт тудырган шоферга 10 тәүлек арест бирелде. Шул ук көнне кичке якта ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан шоферлар көнен бәйрәм итүче яшьләр тоткарланган. "Аларның...
-
Түбән Көек мәктәбе сайты дипломга лаек булды
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайты "Белем җәүһәрләре" бишенче Бөтендөнья интернет проетлар бәйгесендә "Урта белем учереждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сайт өчен җаваплы укытучы - Хисматуллин Илнур Рәхимҗан улы.