Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең тагын бер хуҗалыгында савым сыерлары заманча тәрбияләнә

Бер ай элек Кышлау фермасында яңа савым комплексы сафка басты. Комыргуҗадагы кебек яңа савым комплексы дисәләр дә, аерма бар. Бу хакта ферма мөдире Гүзәл Гиниятова белән сөйләштек.

- Ике озын торакта 4 төркем савым сыеры булачак. Әлегә торакларның берсендә 336 савым сыеры тәрбияләнә. Икенчесенә 330 баш буаз тана урнашты, аларны Гөлсинә Васыйлова тәрбияли. Ә уртада - савым залы, - дип башлады сүзен ферма мөдире.

Монда һәр торакта ике төркем терлек тәрбияләнә. Тәрбия шартлары шул ук үзебезнең ысулга нигезләнә: калын салам аслыкта сыерларны бәйләмичә тәрбиялиләр, буе белән ашату һәм тирес чыгару аралыгы урнашкан. Савымчылар сменалап эшлиләр. Беренче сменада Гөлнара Сафина, Нәридә Хәкимова, Хәлимә Сафина көч куя. Икенче сменада - Гәүһәрия Хәкимова, Илдария Әхмәтова һәм Резеда Хәкимова. Беренчеләре иртәнге 4.30дан 11.30гача, икенче сменадагылар 15.30дан 21.30га кадәр эшлиләр. Монда дежур савымчы дигән әйбер юк.

- Чөнки махсус терлекчеләр - Линар Гәрәев белән Рашат Хәкимов та сменалап эшлиләр, - ди.

Оператор Гүзәл Габдрахманова бер үк вакытта компьютерчы да. Кыскасы, эш шартлары барысы да заманча. Шөкер, савымчыларны, терлекчеләрне һәр сменада берәр тапкыр ашатып-эчертәләр.

Иң кызыгы - савым залында. Ике якка тезелгән сыерларны баскычтан аска төшеп, аппаратлар белән саудыралар.

- Берьюлы 32 сыерны савабыз, якынча өч сәгать ярымда тәмамлыйбыз, - диләр савымчылар.

Алар белән дә әңгәмә кордык.

- Тояк чирләре нык кимеде. Хәер, әлегә ниндидер нәтиҗә ясарга иртәрәк, әмма монда эш шартларының күпкә уңайлырак булуы бәхәссез, - дип шатланалар.

Тагын бер яңалыкка куандым. Иске торакларны да яңартып яталар. Монысына аеруча савымчылар куана: "Болай булгач эшсез калмыйбыз икән", - диләр.

Автор фотосында (сулдан уңга) "Таң" хуҗалыгының уңган савымчылары Хәлимә Сафина, Нәридә Хәкимова, Гөлнара Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев