28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең Олы Мәңгәрендә Яңа ел бәйрәме узды
Олы Мәңгәр балалар бакчасында балалар өчен күңелле "Яңа ел бәйрәме" булып үтте. Музыка залын тутырып килгән әти -әниләр каршында сабыйлар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Шунда ук әти-әниләр арасында игълан ителгән "Чыршыга - уенчык" бәйгесенә йомгак та ясалды. Әлеге бәйге ноябрь аенда башланып китте. Әти-әниләр кул астындагы материаллардан чыршы уенчыгы...
-
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты – республикада беренче!
2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча Арча-Әтнә хәрби комиссариаты республикабызда беренче урынга лаек булды, ә хәрби комиссарыбыз Алмаз Әгъзәм улы Борһанов "За трудовую доблесть" медале белән бүләкләнде. Күәм авылы егетен, үз эшен яратып башкарган хәрби комиссарны ихлас котлыйбыз! Киләсе елгы Мәскәү тикшерүен дә уңышлы үтәргә язсын!
-
Әтнәләр игътибар итегез
24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республика юлларында "Кышкы каникуллар" операциясе башланып китте. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов әйтүенчә, бу көннәрдә аеруча машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү - бирмәвенә, шулай ук җәяүлеләрнең юлда үз-үзләрен тотышына, аларда яктылык кайтаргыч элементлар булуга һәм транспорт чарасында балалар булган очракта, махсус утыргычларның булуына игътибар биреләчәк....
-
бЕЛДЕРҮЛӘР
БИРЕДӘ СЕЗНЕҢ БЕЛДЕРҮЛӘР УРЫН АЛЫР ИДЕ
-
Әтнәдә – “Карнавал төне яки ничек Азат белән Зиннурдан кеше ясыйсы...”
Күңелле булачак, рәхим итегез! 19 сәгатьтә башлана. Билет бәясе -150 сум!
-
Әтнәдә Кыш бабайлар парадка чыга
28 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршысында - Чыршы янында "Кыш бабайлар парады" була. Һәр оешма, һәр хуҗалык үзенең Кыш бабаен тәкъдим итәргә бурычлы; һәр Кыш бабайның керүе һәм сәхнә программасы кызыклы, үзенчәлекле булырга тиеш. Парадта катнашучылар һәрберсе бизәлгән транспорт чарасы - җигелгән ат, җиңел машина, аэрочана,...
-
Әтнәгә Кыш бабай килде
Бүгенге көн тамашаларга бай булырга охшап тора. Әтнә районының мари иле белән чиктәш Ары авылына Кыш бабай белә нКар кызы инде килгән. Авыл халкын, балаларны шатландыруларын дәвам итәләр. Кичке биштә, район үзәгенә дә килеп җитәрләр... - Елы да шулай күңелле узсын, матур башланып китәр кебек... - дип рәхмәтләр укый аларга...
-
Әтнәләр алдан языла ала
Россия Эчке эшләр министрлыгы Әтнә районы бүлеге лицензия-рөхсәт бирү берәмлегенең дәүләт хезмәте күрсәтү эшчәнлеген һәм халык тарафыннан алдан язылу мөмкинлекләрен куллануны тагын да күтәрү максатыннан, (884369)2-15-75 бердәм телефон номеры билгеләнде. Шушы телефоннан гражданнар һәм юридик затлар вәкилләренә лицензия-рөхсәт бирү юнәлешендәге дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча кабул итүгә һәм консультация алуга алдан...
-
Әтнәләр ылыслы агачларга яхшы карашта
"Чыршы, чыршы без сине Сагынып көттек ел буе..." Яңа елны шатланып, рухланып каршылар өчен кар булмаса, чыршы бар, җәмәгать. Дөрес, хәзер ул да кыйммәт. Бәйрәм алдыннан бәясе тагын да күтәрелә. Шул вакытта баш миен шайтан мәлгунь фикерләре ашый башлый. "Әнә бит, якында гына куаклык бар. Шуннан гына кисеп алып кайт",...
-
Арча-Әтнә военкоматында - телемост (видео8)
-
Әтнәнең Яңа Әтнәсенә Кыш бабай килде
Әтнә районы авылларына Кыш бабай бәйрәм чараларына килә башлады. Кичә генә Яңа Әтнә авылына килде. Авыл халкы Кыш бабайны җырлап-биеп каршы алды. Яңа Әтнә авылы шау-гөр итә!!! Бәйрә-ә-ә-әм кичкә кадәр дәвам итте. Кем генә килмәгән кунакка: Убырлылар, Чегән, Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар бөртекләре, Санта клаус оныклары, Кар бабай...