Әтнәдә Кыш бабайлар парадка чыга
Җәмгыять

Әтнәдә Кыш бабайлар парадка чыга

28 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршысында - Чыршы янында "Кыш бабайлар парады" була. Һәр оешма, һәр хуҗалык үзенең Кыш бабаен тәкъдим итәргә бурычлы; һәр Кыш бабайның керүе һәм сәхнә программасы кызыклы, үзенчәлекле булырга тиеш. Парадта катнашучылар һәрберсе бизәлгән транспорт чарасы - җигелгән ат, җиңел машина, аэрочана,...

28 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршысында - Чыршы янында "Кыш бабайлар парады" була.

Һәр оешма, һәр хуҗалык үзенең Кыш бабаен тәкъдим итәргә бурычлы; һәр Кыш бабайның керүе һәм сәхнә программасы кызыклы, үзенчәлекле булырга тиеш. Парадта катнашучылар һәрберсе бизәлгән транспорт чарасы - җигелгән ат, җиңел машина, аэрочана, чаңгы-чана... белән килә. "

Парадта катнашучыларның җыелу урыны - Әтнә авыл җирлеге яны, Күәм чаты.

Башлана 17 сәгатьтә.


Нет комментариев