29 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Әтнә хоккейчылары да баллы булды
Татарстанның районнар арасындагы чираттагы хоккей чемпионаты башланды. Безнең әтнәләр беренче турда ук төп фаворитларның берсе саналган Балык Бистәсе хоккейчылары белән очрашырга тиеш иде. Биредә Әтнә кәкмәшә сугу осталары өч балга ия булдылар. Исәп Әтнә командасы файдасына 5:0! Көндәшләр килмәделәр. Шул сәбәпле безнекеләргә җиңү язылды. Дөрестерме, юкмы, Балык Бистәсе команда туплый...
-
Әтнә мәктәпләре арасында кар сыннары бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Игътибар иткәнсездер,бәйрәм алдыннан һәр мәктәп ишегалдында кар шәһәрчекләре пәйда булды. Карга кытлык булса да, ничек итсә итеп, укытучылар, укучылар кар сыннары ясауга ирештеләр. Ярдәмгә әти-әниләрне дә чакырдылар. Җепшек кар, яңгыр аларга зыян да салды. Кабат-кабат җыелып, сыннарны торгыздылар. Олы Мәңгәр мәктәбендә бу экспозиция, мәсәлән, Сочидагы олимпиада уеннарына багышланган иде. Һәм...
-
Әтнә районындагы яңа авыл исемле булыр кебек
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары дәүләт төзелеше комитеты утырышында "Әтнә районы территориясендә Яңа Әтнә авылы оештыру турында" карар проектын карадылар. Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте, әле 2008 елда ук, Әтнә район советының авылга "Яна Атня" исеме бирү турындагы тәкъдиме нигезендәге Татарстан Дәүләт Советы карарын кире какты. "Новая Атня"...
-
"Әтнә таңы" сөендерде
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Мине зурлавыгызга, ярдәмегезгә нинди генә рәхмәт белдерсәм дә, аз кебек. Сез җибәргән бүләкне Яңа ел кичәсендә, сәхнәгә чакырып, халык алдында зурлап тапшырдылар. Шатлыктан күзләрем яшьләнде. Рәхмәт клубыбыз мөдире Раилә сеңелемә. Колхозда гомер буе эшләп тә, бу кадер- хөрмәтне күрмәгән идем. Һәркайсыгыз исән-сау яшәгез. Эшләрегездә уңышларга ирешегез.