29 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, бәйрәм көнне Казанда эстафета
Казанда Беренче май уңаеннан җиңел атлетика буенча эстафета уза. Йөгерү маршруты буенча үзәк урамнарда автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Ул 1 май көнне Ирек мәйданыннан старт ала, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлана. Мәдәни программасы да М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры каршында уза.
-
Әтнәләр китапны вакытында тапшыра
"Хәзер балалар китап укырга яратмыйлар", дип зарлануны еш ишетәбез. Шунысы кызык, әти-әниләр арасыннан: "Укымасаң да алып кайт", - диючеләр дә бар. Кемне алдарга җыенасыз - укытучыны, мәктәпнеме? Ахыр чиктә үзегез алдана күрмәгез. Әнә бит, Яңа Зеландиядә яшәүче кыз бала китапханәдән 1948 елда китап алган... һәм хәзер генә кайтарып биргән. Чит...
-
Әтнәдә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе узды
Бәйгедә алты мәктәптән командалар катнашты. Бәйге шартнамәсе буенча, командада 9 - 11 яшьлек ике кыз һәм ике малай булырга тиеш. Алар дүрт төр буенча : юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренче ярдәм, велосипедта йөрү һәм концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Комыргуҗа мәктәбе командасы чыкты, Олы Әтнә мәктәбе...
-
Әтнәләр Геленджик һәм Минеральные Воды шәһәрләренә дә оча башлыйлар
Июнь аенда Казаннан Геленджик һәм Минеральные Воды шәһәрләренә авиарейслар ачыла. ЮВТ АЭРО компаниясе 4 июньнән очышлар ясый башлый. Билет бәяләре 7-6 мең сум тирәсе булыр, очышлар һәр шимбәнең икенче яртысында ясалыр диләр.
-
Әтнә егете: “Тукайдан дәрес алдым”
"Кызыл юл", №50, 1961 Әтнә егете: "Тукайдан дәрес алдым" Шагыйрьнең замандашы Нәҗип Зарипов әнә шулай дип искә ала. 1905 елның башында Уральск шәһәренә кардәшләре Мортаза Гобәйдуллин исемле байга барып, кибетләрдә вак-төяк йомышка йөрүче булып эшкә урнаша ул. Сәрбиҗамал НУРМӨХӘММӘТОВА, Бәрәскә авылы Нәҗип Зарипов сөйли: - Анда беркадәр эшләгәннән соң, Мортаза...
-
Әтнәдә узган айда 3 пар рәсми рәвештә никахлашкан
Казанда үткән атнада 183 пар никахлашты дип хәбәр итәләр интернет челтәрендә. Әтнәдә азрак, узган атнада түгел, апрель ае буена 3 пар гына никахлашкан. Шул ук чорда 2 пар таркалган. 8 бала якты дөньяга аваз салса, 16 кеше вафат булган.
-
Әтнәдә янгынга каршы катгый режим игълан ителә
Татарстанда янгынга каршы аеруча катгый режим кертелә: бу законны бозучыларга 400 мең сумга кадәр штраф яный. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе 5-20 майларда әнә шундый режим игълан ителәчәген белдерде. Сәбәбе: язгы-җәйге чорда янгыннар һәм аларда вафат булучылар артуда. Бу чорда коры үләнне, чүп-чарны яндырырга, шашлык пешерергә ярамый. Бу...
-
Әтнәләр, Май бәйрәмнәрендә шашлык пешерү кагыйдәләре
Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. 15 майга кадәр учак ягуга бәйле аерым таләпләр дә бар. Ә закон бозучыларга штраф яный. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче законга өстәмәләр керткәннәр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Татарстанның янгыннарны күзәтү буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сүзләренә караганда, моңарчы әлеге...
-
Әтнәнең Югары Көегендәге Үбәк һәм Көбәк бабайлар... (дәвамы)
Бәрәзә зиратында да Мостай улы Рәфик ташы булган. Бу да Мәмәт шәҗәрәсендәге Мостай. Бәрәскәдә язып алынган шәҗәрә дә Мәмәт шәҗәрәсе белән бәйле (М.Әхмәтҗанов. Татар археографиясе. Казан, 2011). Хан Кирмән - Атнаш - Мостай - Ваһап - Латыйп - Кадыйр - Хөснетдин - Мөхәммәтхан (Б.В.С. Үлә) Шәҗәрәдәге Ваһаптан югары ягы буталган,...