Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә янгынга каршы катгый режим игълан ителә

Татарстанда янгынга каршы аеруча катгый режим кертелә: бу законны бозучыларга 400 мең сумга кадәр штраф яный. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе 5-20 майларда әнә шундый режим игълан ителәчәген белдерде. Сәбәбе: язгы-җәйге чорда янгыннар һәм аларда вафат булучылар артуда. Бу чорда коры үләнне, чүп-чарны яндырырга, шашлык пешерергә ярамый. Бу...

Татарстанда янгынга каршы аеруча катгый режим кертелә: бу законны бозучыларга 400 мең сумга кадәр штраф яный. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе 5-20 майларда әнә шундый режим игълан ителәчәген белдерде. Сәбәбе: язгы-җәйге чорда янгыннар һәм аларда вафат булучылар артуда.

Бу чорда коры үләнне, чүп-чарны яндырырга, шашлык пешерергә ярамый. Бу очракта мангал кулланып шашлык пешерү дә тыела. Парк, урман зоналарында пиротехника да кулланырга ярамый.

Тармак хезмәткәрләре законның үтәлешен тикшерергә чыгачаклар. Моннан тыш 30 апрель- 20 май көннәрне янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше дә тикшерелә.

Закон бозу ачыкланса: гражданнар - 2-4 мең, вазифаи затлар - 30-40 мең, юридик затлар 200-400 мең сум күләмендә штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев