29 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дә тротуарга чыгучы машиналарны камералар төшерә башлар
Россиядә беренче шундый камера барлыкка килгән. Яңа комплекс эксперименталь режимда Мәскәүнең Андропов проспектында урнаштырылды. Мәгънәсе шул - машина җәяүлеләр юлына керүгә, камера аны автомат рәвештә төшереп ала һәм өеңә 2000 сум штраф килә. "Эксперимент уңышлы дип табылса, башка төбәкләрдә дә куела", - дип хәбәр итә "Россия газетасы".
-
Әтнәдә депутат җавап тотты
27нче май көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең гражданнарны кабул итү бүлегендә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы җирле халыкны кабул итте. Биредә депутатка теркәлмәгәннәрнең үзара салым түләү тәртибе, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя түбән булу, районның мәшгульлек үзәгендә учетта торучыларга аз түләүләре, хәтта ни өчен сәгать теленең алга күчмәве...