29 август 2016 яңалыклары
-
Яңа төр суыткыч - "Әтнә таңы"
Махсус конкурс барышында Россия дизайнеры яңа төр суыткыч концепциясен тәкъдим итә. Ул аны үзе "Био Робот Рефрижиратор" дип атый. Чәнки азыкны биополимер гель эченә тыгып куясың. Анда стена да, ишек-тишек тә юк, бары гель генә. Исе дә юк, тавышы да, кулга да ябышмый. Аны стенада гына түгел, түшәмдә дә урнаштырырга...
-
Әтнәдә өчтән икесе тәмам
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 29 августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районында көзге чәчү фаразланган 8,2 мең гектарның 5,4 меңендә үткәрелде. Бу тиешлегә карата 66 %. Зәб сукасы да дәвам итә. Районда ул тиешлегә карата 68 % мәйданнарда узды. Сукалаган 17,2 мең гектарның 15,6 меңе тирән итеп эшкәртелде. Татарстан буенча...
-
Әтнәдәге шахмат турында: нәтиҗәләр, планнар
Казанда 11, 13, 15, 17, 19 яшькәчә кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Биредә районнан 8 бала катнашты. Алар барысы да Олы Әтнә урта мәктәбендә укыйлар. Башка мәктәпләрдә укучылар да шөгыльләнергә теләк белдерсәләр иде. Кызганычка каршы авыл мәктәпләрендә шахматка карашның яхшы ук аксавын танырга туры килә. Мөмкинлекләр бар,...
-
Әтнә укучылары олимпиадада катнаша ала
Государственная инспекция Республики Татарстан по обеспечению государственного контроля за производством, оборотом и качеством этилового спирта, алкогольной продукции и защите прав потребителей в рамках мероприятий Подпрограммы №6 «Развитие комплексной системы защиты прав потребителей в Республике Татарстан на 2013-2015годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 16.10.2013 №764, с 01.09.2016 до 14.11.2016...
-
Җырчының кайгысын әтнәләр дә уртаклаша
Татар эстрадасы җырчысы Венер Сәлимов гаиләсендә зур югалту. 22 август көнне җырчының әнисе мәңгегә күзләрен йомды. Алмазия ханымга нибары 53 яшь иде. Ул Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәде. Кызганыч, каты авыруы аркасында якыннарын кара кайгыга салып, Алмазия ханым якты дөнья белән вакытсыз хушлашты. Венер Сәлимовның һәм якыннарының кайгысын, авыр югалту...
-
Әтнәләр дә өметләнә
Интернеттан зарланмаган кеше сирәктер. Google компаниясе бик тиз эшли торган 5G Интернет өстендә эшли. Ул пилотсыз очкычлар ярдәмендә башкарыла. Нәтиҗәдә интернет 40 тапкыр тизрәк эшләячәк, дип санала. Дөрес, әлегә кайбер проблемалар бар һәм галимнәр аның өстендә эшлиләр. Кыскасы, "Тиздән искиткеч югары тизлектә эшләүче интернет туар дигән өмет бар", дип язалар...
-
Әтнәгә маммолог килә
"Татарстан командасы" җәмгыять инициативасы кысаларында 29 - 30 август көннәрендә Әтнә үзәк больницасында ( ЛОР кабинетында 2 этажда) 45 яшьтән өлкәнрәкләр маммограф аппаратында күкрәкләрен тикшертә ала. УЗИ белгеченә 9.00дән 15.30 га кадәр күренергә мөмкин.
-
Әтнәдә тиешле чаралар күрелә
" Уңыш - 2016" операциясе дәвам итә. Әлеге операция кысаларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан авыл хуҗалыгы машиналары тикшерелә. Шул ук вакытта урлашу очракларын булдырмас өчен чаралар күрелә. Бу хакта безгә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев хәбәр итте.
-
Әтнәдә түгәрәкләр эшен дәвам итә
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә дә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. " Быелгы уку елында үзәктә эш 8 юнәлеш буенча барачак. Күбрәк техник юнәлешкә өстенлек биреләчәк. Шулай ук "декоратив прикладной", туризм һәм социаль педагогик фәннәр юнәлеше дә читтә калмачак. Районның 12 мәктәбендә, 3 балалар бакчасында һәм Кышлау мәктәп - бакчасында...
-
Әтнәдә уртача Татарстанныкыннан 6 килограммга артык
Әтнәдә бер сыердан уртача 20,8 килограмм сөт савалар, Татарстан буенча ул уртача 14,5 килограмм тәшкил итә. Кыскасы, Әтнә сөте уртача республиканыкыннан 6 килограммга күп. 29 августка Татарстанда 3376,1 тонна сөт савылды. Бу узган елгыдан 197,1 тоннага ким. Әтнәдә бу көнгә тулай савым 148 тонна булды. Былтыргыдан 27 тоннага артык.
-
Әтнәдә яңгыр һаман да көтелми, аның каравы салкынча булачак
Синоптиклар якын арада гына яңгыр вәгъдә итмиләр, шул ук вакытта сизелерлек салкынча булыр диләр. Аеруча төнлә - температура 8-11 градуска кала. Көндез дә 17-19 градустан артык җылытмый, диләр. Саграк булыйк, җәмәгать. Җилнең вакыт-вакыт көчәеп алуы көтелә.