Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге шахмат турында: нәтиҗәләр, планнар

Казанда 11, 13, 15, 17, 19 яшькәчә кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Биредә районнан 8 бала катнашты. Алар барысы да Олы Әтнә урта мәктәбендә укыйлар. Башка мәктәпләрдә укучылар да шөгыльләнергә теләк белдерсәләр иде. Кызганычка каршы авыл мәктәпләрендә шахматка карашның яхшы ук аксавын танырга туры килә. Мөмкинлекләр бар,...

Казанда 11, 13, 15, 17, 19 яшькәчә кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Биредә районнан 8 бала катнашты. Алар барысы да Олы Әтнә урта мәктәбендә укыйлар. Башка мәктәпләрдә укучылар да шөгыльләнергә теләк белдерсәләр иде. Кызганычка каршы авыл мәктәпләрендә шахматка карашның яхшы ук аксавын танырга туры килә. Мөмкинлекләр бар, теләге, сәләте булучыларга нәкъ шушы юнәлешне үстерергә генә инде югыйсә!

Беренчелектә Әтнә данын быел X сыйныфта укучы Айнур Гәрәев, VII сыйныф укучысы Инсаф Бадиков, V сыйныфта укучы Булат Шәрәфиев, IV сыйныф укучысы Алмаз Бадиков, III сыйныф укучысы Камил Кәримов, II сыйныф укучылары Ислам Мөхәмәдҗанов һәм Азалия Мифтахова, әле I сыйныфка гына баручы Самат Шәрәфиев яклады. Биредә аеруча Самат Шәрәфиев белән Азалия Мифтахова уңышлы чыгыш ясады. 7 яшь кенә булуга карамастан алар 11 яшькә кадәр төркемдә чыгыш ясап, авыл уенчылары арасында I урын яуладылар. 2017 елның май аенда 2009 елгы һәм яшьрәк уенчылар арасында узучы бәйгедә алар "беренче өчлек"кә узарлар һәм Россия күләмендәге ярышка чыгарлар дип өметләнәм.

Шахматчыларның "Ашыт" спорт клубындагы чыгышын уңышлы дип бәялим. Алда спартакиада бәйгесе көтә. Монда Айнур Гәрәев, Инсаф Бадиков, Азалия Әхмәтова һәм чыгышы нигезендә тагын бер кыз бала составындагы команда катнаша.

Тагын бер яңалык: октябрь аеннан башлап һәр якшәмбе көнне барлык шахмат сөючеләр арасында, яшьләренә карамыйча шахмат ярышы үткәрербез дигән план бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев