30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ хәбәрчесе иҗаты
КЫШ Күлмәген алышкан агачлар, Моҗалар башында ак бүрек. Басуда җил хуҗа. Йөри ул Карларны елгадан себереп. Каралып күренгән урманның Ак челтәр элгәннәр читенә. Нәрсәдер язганнар куяннар Кардагы ак дәфтәр битенә. Төш күреп йоклыйлар уҗымнар Калын кар юрганы астында. Сап-сары көшелләр ындырда, Кардай ак күмәчләр табында.
-
Әтнәдә яңгыр һәм бозлавык
Февраль башының һава торышы бик күңелле сюрпризлар белән истә калыр кебек. Башлыча бу көннәрдә бик көчле явым-төшем, кар, яңгыр, бозлы яңгыр булыр дип көтелә. Күз күреме начар, вакыты белән 500 метрдан да кимрәк, бозлавык. Юлларда шулай ук кар көртләре, көчле бозлавык. Температура 2 февральдә 4 -9, көндез 4 градус салкыннан...
-
“Арзан да, сыйфатлы да булсын!”
«Татарстанныкын сатып ал!» Безнең Әтнә халкы электән үк фикер төрлелеге белән аерылып тора. Үзебезнең Татарстан продукциясен халык яратып аламы икән дигән уй белән Олы Әтнәнең берничә кибетен айкап-чайкаганнан соң, моңа тагын бер кат инандым.
-
Әтнәдә тротуарларны чистарталар
Олы Әтнә авылының Совет урамы янәшәсендәге тротуар кардан чистартыла. "Олы юлда машина бетми, җәяүлегә йөрергә куркыныч, тротуар чистартылмагач, мәктәп укучылары да юлдан йөрергә мәҗбүрләр. Бу тротуар өлешләп оешмаларга бүлеп бирелде, оешма хезмәткәрләре үз җирләрен чистарта башладылар, бу юл гына түгел, башкалары да караулы, һәрхәлдә тырышабыз",- ди Олы Әтнә авыл җирлеге...
-
Әтнәдә “Ашыт”лар укучыларны бүләкләде
«Ашыт»лар укучыларны бүләкләде Комыргуҗа урта мәктәбендә «Тереклекне саклыйк!» девизы астында бәйге-ярыш үткәрелде. Әлеге чарада «Ашыт» сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Аделина Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Чара барышында укучылар чыгышлар ясадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм җиңүчеләр дә, катнашучылар да сакланышның бүләкләренә ия булдылар. Шул ук чарада укытучы Рафил Миннебаев яшь буында табигатькә мәхәббәт...
-
Әтнәдә могҗизалар тудыралар
Ел башы могҗизаларга бай вакыт. Әлеге могҗизаларның бер өлешен үзебез дә тудырырга сәләтле. «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре менә шундый изге ният белән иске елны озатыр алдыннан район мәктәпләренә мөрәҗәгать итеп, мәктәп саен бер бик авыр хәлле гаиләдә яшәүче баладан Кыш бабайга хат яздырдылар. Һәр бала үзенә бик кирәк...