Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә могҗизалар тудыралар

Ел башы могҗизаларга бай вакыт. Әлеге могҗизаларның бер өлешен үзебез дә тудырырга сәләтле. «Изгелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре менә шундый изге ният белән иске елны озатыр алдыннан район мәктәпләренә мөрәҗәгать итеп, мәктәп саен бер бик авыр хәлле гаиләдә яшәүче баладан Кыш бабайга хат яздырдылар. Һәр бала үзенә бик кирәк...

Ел башы могҗизаларга бай вакыт. Әлеге могҗизаларның бер өлешен үзебез дә тудырырга сәләтле. "Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре менә шундый изге ният белән иске елны озатыр алдыннан район мәктәпләренә мөрәҗәгать итеп, мәктәп саен бер бик авыр хәлле гаиләдә яшәүче баладан Кыш бабайга хат яздырдылар. Һәр бала үзенә бик кирәк булган әйберне сорады. Бу үтенеч хатлары Казанда "Метро"да куелган "Елка"га эленде. Спонсор булырга теләүчеләр әлеге хатларны алып китеп, ел башыннан балаларны куандыра башладылар. Шунысын да әйтик, безнең район укучылары язган 13 хат та "Елка"дан алынган. Һәм иң куанычлысы бүләкләр хат авторларына тапшырыла башладылар. Узган атнада район халкы яхшы белгән "Наз" хәйрия үзәге җитәкчеләре үзләре "Елка"дан алган 8 хат авторына бүләк алып кайттылар. Соралган бүләкләр арасында коньки, ноутбук, планшет, өстәл, чаңгы кебек кирәк-яраклар бар. Ташчишмә егетенең "Шәһри Казан" газетасы тарафыннан чаңгы белән бүләкләнгәнен хәбәр иткән идек. Тагын кайсыгызның теләге тормышка ашты. Языгыз безгә, шатлыкны да уктаклашу кирәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев