30 апрель 2017 яңалыклары
-
Җырчы Айгөл Бариева: Элвин Грей ул феномен, мин аның алдында баш иям
Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Казанда өч көн рәттән аншлаг белән концертлар куйды. Элвинның Казандагы чагын туры китереп, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аннан зур интервью алды. Менә инде берничә көн Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә Элвинның популярлыгы турында кайнар бәхәс бара. Татарстанның атказанган артисткасы, җырчы...
-
Безнең Руслан Галимуллин башлы-күзле булды
Алсу һәм Азат Фазлыевлар Инстаграмга дуслары Руслан Галимуллинның туеннан фотолар куйган. Теләүчеләр кереп карый ала.
-
Энҗе Ногманова: “Бер күңелсезлек булса, күрәзәчегә, им-томчыга йөгерәбез...”
Гөлфирә апа гомере буе кеше арасында кайнаган чая, тиктормас ханым. Халык "ут борчасы" ди аның кебекләр турында. Шул апага яшьнәп яшәр чагында "начар" авыру дигән мөһер баса табиблар. Азган формада дип, күкрәкләрен дә кисәләр. Операцияләр кичереп, химия курслары алып өенә кайтканда иң якын кешеләре дә танымаслык булып үзгәреп, ябыгып, кибеп...
-
Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)
"Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: "Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!" - ди. Бу, чыннан да, дөресме?" Казанда яшәүче Артурның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!...
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Гасыр даһие...» күргәзмәсен ачуда катнашты
Бу проектны тормышка ашыруда Татарстан Президенты ярдәм күрсәтте.
-
Малай уен автоматына кысылып калган
Кечкенә малай автоматтан приз алмакчы булган.
-
Язгы кыр эшләре дәвам итә
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 апрельгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районы күмәк хуҗалыкларында барлык уҗым мәйданнарының - 29 проценты, ә күпьеллыкларның дүрттән береннән күбрәк өлеше тукландырылды. Уртача республиканыкы Әтнәнекеннән аз гына югарырак. Әмма безнең төньякта урнашуны һәм күрше-тирә районнар белән чагыштырганда бик күпкә алда баруны исәпкә алсак,...
-
Әтнәдә яшүсмерләр арасында җинаятьләрне профилактикалауга зур игътибар бирелә
Әтнә Эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килгән җәмгыяви совет үсеп килүче буынга тиешле тәрбия бирү эшендә актив катнаша. Шул ук вакытта Әтнәдә буенча чаралар күрүгә дә зур игътибар бирелә. 26 апрель көнне Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан өлкән сыйныф укучыларының хокукый белемнәрен тикшерү максатыннан, Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре...
-
Бәйрәмнәрдә бәлеш пешерү рецепты
Камыр өчен: 1 йомырка 2 аш кашыгы кефир 2 аш кашыгы маргарин 1/2 бал кашыгы сода 1 бал калагы аш серкәсе 2,5 стакан он Эчлек өчен: 300 г ит 5 бәрәңге 1 суган кара төелгән борыч 1 бал калагы тоз Бәрәңге, суган, итне шакмаклап турыйбыз һәм тоз, тәменчә борыч салып...
-
Ялларда озак йоклау сәламәтлек өчен зыянлы - галимнәр
Бэйлор университеты галимнәре белдерүенчә, ялларда күп йоклау режим сакламаучылар өчен зыянлы. Озак ял итү игътибарның начараюына китерергә мөмкин, дип яза inforeactor.ru. Эш көннәрендә соң ятучы күпчелек кеше ял көннәрендә йокыларын туйдырырга гадәтләнгән. Тикшеренү үткәрүчеләр мондый режим кеше организмы өчен бик зыянлы булуын белдерә. Студентларны ике төркемгә бүлеп тикшерү уздырганнар. Беренче...
-
Олы Әтнә укытучысын һәм укучыларын Фәрит Мөхәммәтшин котлады
27 апрель көннне ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында "Парламент дәресе" проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Укучыларны тәбрикләргә дип килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасарыМухаметов Илдар...