Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә укытучысын һәм укучыларын Фәрит Мөхәммәтшин котлады

27 апрель көннне ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында "Парламент дәресе" проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Укучыларны тәбрикләргә дип килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасарыМухаметов Илдар...

27 апрель көннне ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында "Парламент дәресе" проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды.

Укучыларны тәбрикләргә дип килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасарыМухаметов Илдар һәм башка рәсми затлар үзләре залда кунак булып утырды.

Быелгы Парламент дәресенең темасы - "Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем". Стратегиянең үзәгендә - заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы. Мәктәп укучылары Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен җиткерде.

Мәгълүм булганча, мондый чаралар Татарстан парламенты тарафыннан 2009 елдан бирле уздырыла. Беренче елны дәресләр «Законнар кайда барлыкка килә?» темасына багышланган булса, узган ел республика мәктәпләрендә укучылар өчен «Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт» темасына парламент дәресләре үткәрелде. Парламент дәресләре кысаларында конкурс та оештырыла. Быел ул 15 мартка кадәр дәвам итте. Башлангыч сыйныфларда укучылар арасында рәсемнәр бәйгесе, 5-9 сыйныфлар арасында иншалар, 10-11 сыйныфлар арасында эсселәр һәм «Татарстанның мәдәни брендлары», «Безнекеләрне бел!» темаларына мәгълүмати роликлар, «Татарстан стратегиясе - минем стратегиям» темасына мәктәп проектлары бәйгесе узды, ә укытучылар үзләренең дәрес эшкәртмәләрен тәкъдим иттеләр.Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Гиниятуллина Чулпан , Хадиева Фирүзәнең конкурска тәкъдим иткән эшләре уңай бәяләнеп, "Иң яхшы проект" бәйгесендә җиңүче исеменә лаек булды. Укучылар ТР Дәүләт Советы Рәисе I нче дәрәҗә грамотасы һәм планшет белән бүләкләнде.

Ә инглиз теле укытучысы Бәширова Резеда Роберт кызы үзенең дәрес эшкәртмәсе белән 2 нче урынга лаек булды, аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты тапшырылды.

Укучыларны һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларныШәймәрданова Гөлнур Габдулхак кызын, Закиров Илшат Газим улын уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев