30 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнә укучысы Мәскәүне яулады
Безне анда беләләр Укучыларыбызның республикүләм бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар яулавы турында әледән әле язып торабыз. Ә менә Олы Әтнә мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Шәрәфиева үзенең проектын Мәскәү дәүләт технология университеты профессорлары каршында яклап, өченче дәрәҗә диплом алып кайтты. Узган уку елында республиканың 34 районында 10 сыйныфлар өчен IT класслар...
-
Әтнәгә яшенле яңгырлар килә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 30 июльдә, республиканың күпчелек районнарында яшен булу һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 21 секундка җитеп көчәюе ихтимал. Бүген аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыта. Һава...
-
Әтнә батырлары мәңге онытылмас
"Хушыгыз, бәлкем гомергә хушыгыз" "Ркиям, һич сез истән чыкмыйча минем гомерләрем үтә. Бер күреп, тагын бергә яшәп булырмы икән" (4 сентябрь, 1944 ел). Күлле-Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда яңа куелган күргәзмә. Аны музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева оештырган. Өстәлдә 15 хат: битләре таушалган, саргайган, караламасының да төсе уңа башлаган... Ләкин...
-
Әтнә бакчалары уку елына әзерләнә
Әллә нигә түгел, яңа уку елына. "Ике бакчада да буяу-төзекләндерү эшләре бара. Группалардагы стеналарны акшарладык. "Бәләкәч" бакчасындагы биседкаларны яңарттык. Һәр группа биседкага үз бизәген ясады", - ди Олы Әтнә балалар бакчасы мөдире Әлфия Исламова. Ике бакча да балалар белән тулыландырылган, яңа килүче балалар саны- 48.
-
Әтнәлеләр туфли алыгыз
Олы Әтнә авылының Тукай, Ударник, Пушкин урамнарында яшәүчеләргә бу киңәш. Ни өчен дигәндә, ышанмый да торгансыздыр, әлеге урамнарга асфальт җәелә башлаячак. "30 июльдән Тукай урамында эшли башладык, аннан соң Ударник урамына, иң соңыннан Пушкин урамына керәчәкбез. Бу өч урамга да башта ком, аннан таш, соңыннан асфальт җәеләчәк", - дип сөендерде...
-
Әтнә белгечләре имтихан тапшыра
Нинди бетмәгән имтихан инде бу дияргә ашыкмагыз, бу юлы коммуналь хуҗалык белгечләре белемнәрен күтәрә. Алар арасында электромонтер, баш инженер да бар. "Ягулык сезонына әзерләнәбез, белемеңне күтәреп, замана технологиясен өйрәнеп тормасаң авыл җирендә дә эшләп булмый хәзер. Әле генә чикләнмәгән вакытка бирелгән өч лицензия алып кайттык. Берсе- көнкүреш калдыкларын чыгарыла торган...
-
Әтнәленең тишек казан белән күргәннәре
1945 елның 9 мае иртәсе, әллә нинди томанлы салкынча иртә иде. Җирдән әкрен генә ябышкак куе пар күтәрелә. Бер өч-дүрт метр җирдән алдагы бернәрсәне дә төгәл генә итеп аерып булмый. Ул куакмы, я әле көтү чыкмаганлыктан тау башына арканлаган янбашлары төртеп торган ябык сыермы, белмәссең. Әйе, төшкә таба томан күтәреләчәк,...