30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"- интернатта үтереш
Чистай районындагы өлкәннәр йорт-интернатында күңелсез хәл килеп чыккан. Шунда яшәүче бер ир-ат җәнҗалчы күршесен үтергән. Вафат булган ир-атны җәнҗалчы буларак телгә алалар. Ул даими рәвештә интернаттагы башка кешеләргә янаган, төрлечә мыскыл иткән, үртәгән һәм култык таягы белән төрткәләгән. Әлеге галәмәтләренә түзә алмыйча, икенче бер карт пычак алып аның эченә кадаган....
-
Әтнәдә - куркыныч табылдык
Үткән якшәмбедә Олы Бәрәзә авылыннан ерак түгел Ашыт елгасында балык тотучы суда ир-ат мәетенә тап була. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә, ирнең шәхесе тиз ачыклана. Бу - берничә тапкыр җинаять кылып, " бик ерак булмаган урыннарда" берничә тапкыр утырып чыккан Казан кешесе булып чыга. Мәетнең тәнендә үлемгә китерә...
-
Әтнәдә бер баш сыердан 17,4 килограмм сөт савалар
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 30 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнә районында бер баш сыердан уртача 17,4 килограмм сөт савалар. Саба районында да шулай ук, тик аларда авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына җитештергән сөт күләме азрак. Бездә ул бер гектарга 2,18 килограмм тәшкил итә, республикада иң зур күрсәткеч...
-
Әтнәдә өлкәннәр көненә әзерләнәләр
Өлкәннәр көне уңаеннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында зур бәйрәм концерты булачак. Өлкәннәрне кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлаячаклар. Үзәктән һәм авыллардан театр бинасына автобуслар йөриячәк.
-
Әтнәдә октябрь аенда “микроперепись” уза – “Әтнә таңы”
Татарстанстат хәбәрләренә караганда, Россиядә ул 1-31 октябрьләрдә үтә. Анда Татарстаннан да 55 мең кеше катнашыр дип көтелә. Республикадагы барлык халыкның 1,4 %ы бу. Халык санын 139 кеше алачак. Алар торак йортларда булып, сораштыру кәгазьләре тутырачаклар. Программада җенесне, яшьне сорау кебек гадәти сораулардан тыш, репродуктив планнар һәм аларны тормышка ашыру шартлары...
-
Әтнәләргә гошер өчен рәхмәт
Гошер сәдакалары җыеп, мохтаҗларга илтеп бирү безнең районда яхшы оештырыла. Биредә мөхтәсибәтнең, авыллардагы мәчет дин әһелләренең ярдәме зур. Шунысы да бар, күп очракта конкрет ярдәм күрсәтелә. Яңа гына редакциягә Рәхмәт хаты тотып Күшәр авылы мулласы Фәтхрахман Сәфәров керде. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры имзасы салынган хатта: "...Соңгы елларда илебездә динебезне торгызу, халкыбызның...
-
"Әтнә таңы" - әти-әнисе үлгән, бала авыр хәлдә
Кичә кичке сигезенче яртыларда Әлмәт-Бөгелмә юлының Әлмәт районындагы өлешендә Лада Гранта автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике кеше - җиңел машинадагы ир белән хатын вакыйга булган урында һәлак булалар. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары шулай ди. Бер яшьлек балалары авыр имгәнүләр белән шифаханәгә озатылган. Вакыйгага китергән сәбәпләрне ачыклау бара,дип...
-
Әтнәдә яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде. Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Бүген, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак. 1-4 октябрь...
-
Газ бәясе арта – “Әтнә таңы”
РФ икътисади үсеш министрлыгы халыкка һәм сәнәгатькә газ бәяләрен арттырырга тәкъдим итә. Элегрәк министрлык 2016 елда газ бәясен халык өчен дә, сәнәгать предприятиеләренә дә 5 %ка арттырырга кирәк дигән иде. Хәзер ул азрак кимеп, 2 % кына тәшкил итә. Бу хакта министр урынбасары Николай Подгузов хәбәр итә.