Гөлүсәбез яңа уңышы белән куандырды
Иҗат

Гөлүсәбез яңа уңышы белән куандырды

Гөлүсә Батталова «Такташ Fest» яшь шагыйрьләр бәйгесенә катнашып I урынга лаек булды. Афәрин!

Әлеге әдәби конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты – талантлы яшь язучыларны ачыклау, берләштерү, аларның иҗатын активлаштыру.

.Бәйгене оештыручылар: 

•    Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
•    «Новые Медиа» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма.
•    «Идел» журналы. 

Барлыгы 60 әсәр кабул ителгән. Катнашучылар арасында Төркиядә яшәүче ватандашлар, шулай ук Татарстанның Балтач, Балык Бистәсе, Тукай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Лаеш районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан катнашучылар булган.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Татар дөньясының ин ак ягы - Казан арты - Әтнә яклары талантларга бай. Тик, аларны данлаучы гына юк. Илгиз Кадыйров .