Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Ләйсән Сафина: Һади Такташ һаман безнең арада, ул яши, һәм ул иҗатта яши

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Такташ fest» яшь шагыйрьләр бәйгесенә йомгак ясалды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина Такташның бүгенге шагыйрьләргә дә тәэсире көчле булуын һәм аларның иҗатында яшәвен дәвам итүен билгеләде.

«Такташ, гомумән, бик мистик шәхес. Аның турында сөйләп бетерә торган түгел. Бүгенге концертта Мәрьям Җаппарова башкарган ике әсәр дә өр яңадан өйрәнелгән. Бу – нинди зур хезмәт. Ильяс Камал белән Рүзәл Мөхәммәтшин язган «Минем Такташ» операсыннан өзек тә әле тәкъдим ителде. Такташ һаман безнең арада, ул яши һәм ул иҗатта яши», – диде ул.

Чара барышында Мәрьям Җаппарова махсус рәвештә әзерләнгән «Мәхәббәт тәүбәсе» (1999) монооперасыннан «Бишек җыры»н, «Минем Такташ» операсыннан «Ак чәчәкләр ява» җырларын, Тимур Мусин «Урман кызы»н, Илгиз Мөхетдинов «Минем Такташ» операсыннан Адюк ариясен башкардылар, ә Казан федераль университетының «Мизгел» яшьләр театры «Җир уллары трагедиясе»ннән өзекне куйдылар.

Соңыннан бәйгедә җиңү яулаучы авторлар үзләренең шигырьләрен башкардылар һәм бүләкләнделәр. Бәйгедә 20ләп яшь иҗатчы катнаша. Булат Ибраһимов белән Гөлүсә Батталовага 1 нче урын, Зөһрә Рамазановага 3 нче урын өчен, ә Гөлназ Әхмәдиева белән Илнар Фатыйховка кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

«Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Чыннан да, шулай. Шуңа күрә мин бөтен авторларга, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләре укыйм. Чөнки алар Такташка, иҗатка, шигырьгә мәхәббәтне яңартты», – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

«Такташ fest» яшь шагыйрьләр бәйгесе Такташ иҗатына һәм язмышына багышланган бердәнбер чара түгел. Узган елны Милли китапханәдә «Билгеле/билгесез Такташ» исемле лекторий узды. Такташ мәхәббәте һәм нәсел дәвамчылары, ни өчен Такташ Маяковскийга «Володя» дип дәшкән кебек сорауларга тәнкыйтьче, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова җавап бирде. «Китап», «Тәртип», «Күңел» радиоларында «Такташлы җәй» проекты эшләде. Октябрьдә махсус маршрут төзелеп җәяүле экскурсия уздырылды.

«Һәркемнең мәктәп елларында яратып укый торган авторы була. Минем өчен ул Такташ иде, ләкин хәзерге акылым белән мин бер нәрсәгә төшендем – мәктәп елларында мин аны аңламаганмын икән. Һәм аны аңлау өчен, әле күп еллар вакыт кирәк булачак, чөнки аның кадәр шагыйрь дә, язучы да, драматург та һәм үз заманының PR-белгече дә булу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Без олы шәхесләребезне фәкать юбилей елында гына искә алырга күнеккәнбез, ә без киресенчә 125 еллыкка 2 ел алдан әзерләнә башладык», – диде ул.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев