Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

2 бүлек.

Шакир карт карчыгы Асия белән бик матур гомер кичерделәр. Алар ике ул үстерделәр. Балаларын кешелекле, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Уллары Замир һәрчак янәшәләрендә булса, олы уллары Азат Себердә Сургут шәһәрендә яши иде. Шуңа күрә дә алар аны һәм аның гаиләсен елына бер тапкыр гына күрә иделәр. Уллары Замир кебек ул да җитеш тормышта яши иде. Ләкин хатыны гына төп йортка бик теләп кайтмый. Җәен отпускага кайткач та, бер атнадан артык тормый, китү ягын карый. Хатыны белән балалары диңгез буена киткәч тә, Азат әти-әнисе янында авылда торуны кулайрак күрә. Хатыны ризалашса, ул рәхәтләнеп авылга кайтып торыр иде. Юк, яратмый шул аның хатыны авылны.
Әтисендә начар авыру табылгач, Замир беренче булып абыйсына хәбәр итте. Әти-әнисенә рак икәнен белгертмәде. Абыйсы якын арада кайтачагын әйтте. Кайгы берүзе йөрми диләр. Әтисе яныннан хастаханәдән кайтканда Замир юл һәлакәтенә очрады. Әллә кышкы юлда ашыкты, әллә әтисе өчен борчылу Замирның күзләрен бәйләде. Ул каршы яктан килүче машина өстенә килеп керде. Ока машинасын йөртүче 30 яшьлек хатын аның кулларында җан бирде.
Шуннан барысы да башланды. Ул әтисе янына барып йөри алмады. Аны судка кадәр төрмәгә утырттылар. Әтисен операциядән соң хастаханәдән Азат килеп алды. Ул Шакир белән Асияне авылга алып кайтты. Бер ай чамасы авылда торды. Әтисенең хәле җайлана төшкәч, кире Сургутка китте. Энесе Замирга тырышса да берничек тә булыша алмады. Суд Замирны биш елга төрмәгә утыртты.
Шулай итеп Галия кызы белән генә яшәп калды. Кызы мәктәпне тәмамлап училищега укырга керде. Беренче елны Галия Замир янына барып йөрде. Аннан барулар сирәгәйде. Шакир картның да хәле яхшырмады. Улының төрмәгә эләгүе аның тынычлыгын алды. Авыруы яңадан башын калкытты. Бу юлы аңа табиблар ярдәм итә алмадылар. Шакир карт хатынын ялгыз калдырып мәңгелек йортына күченде.
Шакирны җирләгәч, Асия карчык бик бөтеренде. Аңа бик авыр иде. Азат әнисе янында бер ай чамасы торды да, кире Сургутка китәргә җыенды. Ул монда бик озак тора алмый, аны эше көтә иде. Әнисенең дә сәламәтлеге шәптән түгел. Кан басымы да уйнап тора. Берүзе генә авылда кыш чыга алмаячак. Яше дә бит җитмеш өстендә инде. Яшьтән авыр хезмәт белән интеккән әнисенең сәламәтлеге мактанырлык түгел иде шул. Үзләрен аямыйча балаларга булсын дип, картайган көннәрендә дә мал-туар асрау, аларның сәламәтлекләрен нык какшаткан иде. Әтиләре дә озак яшәмәде. Җитмешне тутырып ял да итә алмады, китеп тә барды.

Дәвамы бар. 1 нче бүлекне сылтама http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase буенча кереп укый аласыз.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев