Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

“Әйләнә дә карый әни, әйләнә дә карый...”

Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр: “Әйләнә дә карый әни, әйләнә дә карый...” Хатыннарда тик бер генә хәсрәт − Һәр йорт саен көтә ач бала. (“Сугыш чоры хатын- кызлары” Кадыйр Сибгатуллин)

Татарстан Рәисе Указы ни­ге­зендә, 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. 
Рөстәм Миңнеханов чыгышында: “Бу безнең игътибарны окопларда гына тугел, ә тылда да – станоклар янында, госпитальләрдә, завод цехларында яуланган Җиңүгә юнәлтә”, – диде. Бу сузләрнең мәгънәсе колхоз кырларында, ат конюшниларында, сугыш чоры хатын-кызлары башкарган барлык төр хезмәттә яуланган Җиңүгә, дип тә яңгырый. 
Сугыш чоры хатын-кызлары һәр тармакта төп эшче көч булалар. Хезмәтләре белән алар һәр көн Җиңүне якынайтканнар. Тик алар – хатын-кыз, аның авыр физик хезмәт, тормыш авырлыклары белән кысылган йөрәгенең иң түрендә сабыйлары, аларны саклау, яклау тора. Алар аналык бурычларын, бернинди авырлыкларга карамыйча үтәгәннәр. Шуның белән илебезнең киләчәген саклаганнар. Бүген тылда хезмәт куйган хатын-кызлар юк инде. Алар үстергән балалар – сугыш чорының, әниләре батырлыгының шаһитлары бар әле.


Сугыш чоры авырлыклары сабый күңеленә, ничә еллар узса да, онытылмаслык итеп уеп язылган. Наҗия апай 1937 елгы. Әтисе Бариев Гайфулла 1939 елда Фин сугышында һәлак була. Әнисе Югары Шашы авылы кызы Гафифә ире сугышка киткәндә 2 яшьлек кызы Наҗия белән икенче баласына авырлы килеш кала. Малай туа, тик ул үлә. Әнисе колхозда эшли. Алдынгы карашлы хатын-кыз була. Кадимчә, латинча, русча укый белә. Бик оста тегүче була. Төнлә тегә: үзенә дә, сораучыларга да.
1941 ел... Бөек Ватан сугышы башлана. Колхозда барлык хезмәт хатын-кызлар җилкәсенә кала. Шуларга өстәп, окоп казырга да кеше җибәрергә кирәк. Гафифә апай да китә окоп казырга. Наҗия апай өйләрендә берүзе кала: “Әни, кара җирлеккә ак чәчәкләр төшкән ситсыдан, яңа күлмәк тегеп киертте. Дүрт кулъяулыкны берләштереп, яулык итеп бөркәтте дә: “Хәзер кайтам”,–дип чыгып китте. Үзе, йөгерә-атлый бара да, әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Йорт, лапаста хайваннар, сыер белән сарык, кала. Мине, хайваннарны, әби, әтинең әнисе, барлыйсы була. Әниләр йорт салып башка чыккан булалар. Әби башка малае белән төп нигездә яшәде. Әни китсә дә, мин аларга сыймаганмындыр инде. 


“Мин гел синең яныңда, стенаның теге ягында гына торырмын. Син курыкма кызым”, – дип юатты әби. Стенага вакыт-вакыт сугып китә иде, миңа барлыгын белгертеп. 
 Мин көннәр буе ялгыз, ач. Шылт иткән тавыш булса да, әнине көтәм. Төнгә ялгыз калдырмыйлар мине. Кич укытучы Минһаҗев Равил абый йок­лый кайта. Әти ягыннан туган тиешле ул безгә. Аның янына иптәшләре дә кереп утыргалыйлар. Ул мичкә яга, казанда бәрәңге пешерә. Бәрәңгегә әби май бөрки. Әнинең мае шешә белән ишек катында тора. Миңа да ашарга бәрәңге бирәләр. Ипи юк. Күп кыбырсый башласам, кәгазь йомарлап ыргыта иде Равил абый. 
Мине бет басты. Әби күлмәкне салдырып, көрәк белән мичкә тыгып ала. Ул шулай бетләрне көйдереп бирә. Көннәр үтә, әни генә кайтмый... 
Фатыйма апай бар иде авылда, бар кеше хәленнән хәбәрдар. Шашыга хәбәр җибәрә Фатыйма апай: “Кызы үләргә ята, ник килми ул Шашы карты”,– дип. Бабай (әнинең әтисе) килде. Мине алдына утыртып, бик елады. Ипи, ит алып килгән иде. Ипине ашагач, костым, ипи ашаган юк иде күптән. Итне ашаганны хәтерләмим.
Көзләр үтеп, кыш башлана. Дусымга окоп казучы хатын-кызларның кайберләре ашарга азык алып китәргә кайталар. Наҗия апайның да хәлен белешеп китәләр. Көннәр-төннәр буе берүзе, куркып, елап бала әвеш-тәвеш килә башлаган була. Алар әнисенә: “Син кайтмасаң, кызын үлә”, – дип, барып әйтәләр. Ә аннан, бернинди сәбәп белән дә кайтармыйлар…


Гафифә апайны качырып кайтаралар. Аны затонга кадәр ат олавындагы печән астына салып чыгалар. Затонда Галиәхмәт картта туктап хәл алалар. Әнисе кайтып кергәндә Наҗия апай, көлгә баткан күлмәктән, көл белән каткан чәчләре тырпайган, үзе әле елый, әле дәшми торган хәлдә була. Гафифә апай баласын юындыра, чәчен кырып ала. Больницага алып бара. Табиблар: “Чәче үсәр микән?”– диләр. Наҗия апайны Күңгәрнең Юшак муллага алып барып өшкертә.
Абзардагы сыер күтәрәмгә калган. Сарык юк. Колхозның хайваннары да, сыерлар, атлар күтәрәмгә калган. Колхозчыларга күтәрәмгә калган атларны карарга бүлеп бирәләр, ә ашатырга юк. Хатын-кызлар атларга басудан печән урлап ашаталар.
Шулай бервакыт печән урлаучыларны тикшерергә милиция килде. Әниләрне кәнсәләргә чакырттылар. Әни миңа: “Тагын китәм, тагын ялгыз каласың”,–дип менеп китте кәнсәләргә. Милициягә хәлне аңлаткач: “Колхоз аты өчен бу хатынны алып китә алмыйм”, – дип, язган кәгазьләрен ертып, китеп барган ул. 
Хуҗалыктагы хайваннарга да ашатырга юк. Бөтен Дусым хатыннары Шашы басуыннан салам урлыйлар.

Шашының колхоз председателе, сугыштан кайткан, Фәйзи абый артларыннан килә. Мөхәрләмов Мәсхүт абый хатыны Тәдебирә апай артыннан ишек алдына керә. Печәнлеккә менеп карый, ә печәнлек буш: “Сыерыңа нәрсә ашатасын син?” – дип сорый. Тәдебирә апай: “Булса, урлар идеммени?!”– дип, елап җибәрә. Фәйзи абый чыгып китә.

Өйне җылытырга, мичкә ягарга юк. Мәгъсүм мунчасында тордык. Мәктәпкә укырга шуннан бардым әле. Укытучы Хәбибрахман абый (язучы Радик Фәизовның әтисе) өйгә килде: “Быелга бирмә укырга, 1938 елгылар белән керер” ,– ди. Мин елыйм, иптәшләрем белән укыйм, дип. Дусымда – 4, Күәм мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамладым. 
 Сугыштан соңгы еллар авыр булды әле. Үзебезнең өйгә чыктык, Ашыт буеннан камыш ташып, камыштан түбә яптык. Тормыш җайлап рәтләнде. Әни бик тырыш булды. Мин дә колхозда эшли башладым, куяннар карадым, төрле эшкә йөрдем.
1961 елда Җилгелденең Рафаэльгә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы дүрт бала туды, ике малай, ике кыз. Дусымга менеп эшләдек. Шулай бервакыт люцерна төйибез сенажга, мин олау өстендә торам.

Күзгә сәнәк керде. Шашы больницасына бардык. Табиб: “Тау башына мен дә, Казанга баручы машинага утырып кит. Кайсы больницаны беләсең, шунда кер, сине карарга тиешләр”, – диде. 

Икенче көнне бардык Казанга. Балалар, өй бар бит. Гөлфиягә 2,5 яшь: “Әни үлмә!” – дип елый. Әтнәгә бардык, юллама бирделәр. Колхоз машинасы Дөбьязга илтте, аннан бензовоз белән Казанга киттек. Миңа Бутлеровага барасы. Бензовоз шоферы трамвайга утыртып җибәрде. Толстойга менәргә куштылар. Дежур табиб, балалар табибы, алып калды. Күз күрми торган булып калды...
1978 елдан 1992 елга кадәр почтада почтальон булып эшли Наҗия апа. 1989 елда Дусымга күченәләр. Дүрт баланы тәрбияләп үстерәләр, аларга тиешле белем бирәләр, үз тормышларын булдырырга ярдәм итәләр. Сабый чагында сугыш чорының авырлыкларына түзгән, “әти” сүзен әйтергә тилмереп, ятимлекнең кыенлыкларын татыган, сугыш чоры шаһиты Наҗия апай гомер юлында язмыш сынауларына бирешмәгән. Бүгенге көндә ул балалары, оныклары, оныкчыклары өчен кадерле әни, дәү әни, әби. Әле дә Рафаэль абый белән бергәләп корган нигездә гомер итә.

Намаз саен: “Без күргәнне балаларыма, оныкларыма күрергә язмасын, тыныч тормышта яшәсәк иде”, – дип тели. 

Айсылу Хәбибуллина, Күәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев