Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Алар аерылышты...

Асия эштән бик арып кайтты. Башында бары бер генә уй иде аның: «Тизрәк кайтып җитәргә дә, урынга аварга. Гөбе кебек шешенгән аякларына ял бирергә».

Сменалы эштә эшли шул Асия. Район үзәгеннән килеп, шәһәрдәге бер пекарняда камыр ризыклары пешерә. Бер тәүлек аяк өстендә, кайнар мич янында торып, тәмам кешелектән чыга ул. Бер тәүлектән соң ике көн ял булуы гына ярый. 

Бер-ике сәгать ятып алыйм дип яткан иде, телефонына улыннан хәбәр килеп төште. Ниндидер документларының копиясен сорый, хәзер үк кирәк иде, ди. Улы вахта белән читкә китеп эшли Асиянең. 
Поселокның икенче почмагында яшәгән әнисенә барып, документларның копиясен эшләтергә туры килде. Әнисенә баргач, тиз генә кайтып буламы соң? Рассадаларын күчерешеп, идәннәрен юганчы, тагын күпмедер вакыт узды. 

Үзләренә кайтканда кич җитеп килә иде инде. Иренең эштән кайтышына тиз генә нәрсәдер әзерләргә кирәк. Ярый әле кайтышлый кибеттән тавык түше алып чыкты. Шуны кисәкләргә бүлеп, өстенә сарымсаклы каймак якты, помидор телемнәре тезде, сыр уып түшәде дә, мичкә озатты. Күп тә үтмәде, аппетитны кузгатып, өйгә тәмле ризык исе таралды. Өстендәге сыры кызарып пешкән тавык түшенә карап, Асиянең авызыннан сулар килде. 
– Эх, бер генә кисәген ашарга шуның! – дип уйлады ул. Аның үзенә бу ризыкларның берсен дә ашарга ярамый шул. Әнә шуңа күрә дә ризык әзерләве бер газап аның өчен. Авыз суларын китерә-китерә пешерә дә ире ашаганда кызыгып төкереген генә йота аннары. 

Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка, дигәннең мәгънәсен бик аңлый Асия. Кырык яшеннән соң үзенең дә сәламәтлеге бик какшады. Башта кинәт кенә алҗый башлады ул. Моңа әллә ни игътибар да итмәс иде, тыны буарга тотынды. Табибка да әнисенең сүзен тыңлап кына барды. Хатынның УЗИ һәм кан анализы нәтиҗәләрен күреп, табибның күзе маңгаена менде. Аның авызыннан «Калкансыман бизегездә шеш бар. Операция ясарга туры киләчәк...» – дигән сүзне ишетеп, Асия үзе дә авып китә язды. Нинди шеш? Нинди операция? Ире ни дияр? 

Хатынына операция кирәген ишетеп, иренең кәефе кырылды. Юк, Асия өчен борчылганнан түгел, ул хастаханәдә вакытта үзенә хезмәт күрсәтүче булмаганлыктан гына. Асия өчен күптән борчылмый инде ул. Вакытында тәмле ризыгын пешереп, керен юып, артыннан савыт-сабасын юып торган өчен генә түзеп яши. Болай аңа Асиянең бер дә кирәге юк кебек. 
Ә тәмлене ашарга ярата ул үзе. Ризыкны төрләндереп торганны да ярата. Операциядән соң гомерлеккә гормональ дарулар эчеп яшәргә тиеш булган, шул дарулардан ашказанында язва барлыкка килгән Асиягә катгый диетага утырырга туры килгәч тә, кылы да кыймылдамады ирнең. Булмагае! Тотсын диетасын, аңа моннан ни?! Үзенә – аерым, аңа аерым пешерергә диета комачауламый бит. 

Шулай яшәлде инде. Асия үзенә парда яшелчәләр пешерде, иренә табада хуш исләр чыгарып ит кыздырды. Анысы элек, әле авырый башлаганчы Асия үзе дә тәмле ашарга ярата иде. Шат күңелле, тулы гәүдәле хатын иде ул. Аның тулы гәүдәле булуы үзенә бик килешеп кенә тора иде. Ә хәзер?! Барысы да парда гына пешкән булсын, барысы да уылган булсын. Майлысы да, баллысы да, кыздырганы да ярамый. Аңа карап бераз ябыкса иде Асия. Юк бит! Инде үлчәүгә басарга да курка. Барысы да шул эндокрин системасының дөрес эшләмәве аркасында. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, соңгы елда барлык хасталары өстенә шикәр чире дә өстәлде. 

– Мин аз гына хәлләнгәнче булса да, син дә минем белән бергә диетада бул. Ике төрле ризык әзерләве миңа кыен. Сиңа пешергәндә авызыма сулар килә, кызыгам. Кызган мине бераз, – дип әйтеп караган иде Асия. Кайда ул! Тыңлап та тормады. Югыйсә корсагы август аенда базарда сатыла торган 15 килолы карбыз кадәр булган иргә диетаның бер дә зарары булмас иде дә...

Юк, иреннән ярдәм көтмәде ул. Һичьюгында хәленә керсә иде. Бергә 15 ел яшиләр, һәркем үз тормышы белән яши. Иренең Асиядә гаме юк. Әйтерсең, ул аның якын кешесе дә түгел. Әллә кем, бер хезмәтче хатын шунда...
Асиянең ирләреннән бәхете булмады шул. Беренче ире эчәргә яратты. Ата бер ялкау булды. Шәһәрнең тараканлы тулай торагында аның белән яшәргә азапланып гомер кичерүләрен уйласа, тәннәренә каз тиресе чыга. Әле ярый вакытында акылына килеп, качты аңардан. Улына ике генә яшь иде. Бәхетенә, кайтып сыенырга әти-әнисе булды. Алар кызларының исеректән котылуына сөенделәр генә. 

Бу ире – икенчесе. Асияне ул үзе бергә яшәргә чакырды. Беренче хатыныннан аерылган, җитеп беткән кызы бар иде. Бергә яши башлау белән Асия җиң сызганып эшкә тотынды. Бер якка янтайган веранданы сүтеп, яңасын төзеделәр. Өйнең түбәсен ябарга кирәк, дип, Асия үзе башлап йөри торгач, анысын да булдырып чыктылар. Асиянең тырышлыгы, акчасы, хезмәте аз кермәде бу йортка. Аның ире исемендә түгел, кайнанасы исемендә булуын ул ахырдан гына белде. Ярар, анысы өчен артык кайгырмады ул. Кем исемендә булса да, җимерекләр арасында яши алмыйсың бит. 

Анысы гына иң авыры түгел иде. Иң авыры – беренче көннән үк ире шарт куйды: малаең безнең белән яшәми, аны монда ияртеп алып килмисең! Улына бу вакытта сигез генә яшь иде әле Асиянең Җаны бик әрнесә дә, ирнең шартын кабул итте ул. Оныкларының үз яннарында булуына әти-әнисе дә сөенде. Әнә шулай улы бистәнең бер почмагында, ул икенче почмагында яши башладылар. 

Улы янына җай чыккан саен барырга тырышты Асия. Ләкин барыбер малайны күбрәк әбисе белән бабасы үстерде. Әнисенә караганда, ул үзе дә аларны якынрак күрде, планнарын, серләрен алар белән бүлеште. 

Барысына да ире гаепле иде. Миңа синең улың да, әти-әниең дә кирәкми, диде һәм сүзендә торды. Аларның тормышларына берничек тә катнашмады. Иренең әти-әнисе янында ничә тапкыр булуын санар өчен бер кул бармаклары да җитә Асиянең. 15 елга дүрт яки биш тапкыр булгандыр, булса. Алары да ниндидер бәйрәмнәрдә генә. Ә берәр күңелсезлек килеп чыкса, ире бу хакта ишетергә дә теләмәде. 

Асиянең әбисе үлде. Ир аны белмәде дә. Асия үзе дә әйтмәде. Ник әйтсен, бу яңалык аның өчен барыбер кызык булмас иде. Хатыны әниләрендә куна кала икән, калсын! Ә анда ниләр бар – аңа барыбер. 

Еллар узды. Асиянең әтисе дә китеп барды. Улы да үсте. Акыллы егет ул. Ләкин әнисе белән артык якынлыгы гына юк. Бу хакта уйласа, Асиянең үзәкләре өзелә, иренең шартына күнеп, баласын үзеннән аерганына үзенең үк күңеле үртәлә. Ире аның бу корбанын бәяләдеме соң? Бәяләмәде бит! 

Әле менә ире кайтышка тавык кыздырып, яңадан ял итәргә яткач, күңеленнән генә шуларны уйлады ул. Кухнядан килгән тәмле истән башлары әйләнде, ашказаннары суырды. 

Ишектә ачкыч тавышларын ишетеп, Асия сагайды. Ире кайтты! Чынлап та, озак та үтмәде, кухнядан аның мырылдаганы ишетелде: «Мин сиңа ит пешер, дидем, тавык пешер димәдем! Ит ашыйсым килә минем!» Бер минуттан аның канәгатьсез йөзе йокы бүлмәсенең ишек уемында күренде: «Тагын ауныйсыңмы? Кемгә дип пешердең ул тавыкны? Ит дигән идем бит!» – дип кычкырды. 
– Тавык ашасаң нәрсә булган? – диде Асия. – Башта ашап кара, ул да бик тәмле. Мин аны сарымсаклар сылап пешердем.
– Әйе шул, сиңа минем нәрсә теләгәнем мөһим түгел. Сиңа бит улың гына кирәк. Иртән тизрәк аның көен көйләп чыгып чаптың! Кайчанга кадәр аның артын сөртмәкче буласың? Синең өчен беренче урында мин торырга тиеш. 

Асиянең күзләренә яшь тулды. Күңелен гарьлек биләде. Кара син аны, нәрсә, ди. Ничә еллар Асия аңа хезмәтче ролендә яши. Харап булган, гомергә бер улы шалтыраткан! Кирәк булганга шалтыратты бит ул, уйнап кына түгел. 
Асиянең улы яки әнисе белән сөйләшкәнен ишетсә, иренең җене чыкканга ул күнеккән инде. Шуңа күрә дә алар белән ул югында гына сөйләшергә тырыша.  

Ире Асия пешергән тавыкны ашап, теш арасына кысылган ит кисәкләрен агач чыра белән казый-казый, гәүдәсен караватка атты. Телевизорны кабызып, тавышын катырак итеп ачып куйды. 
– Бераз ял итим әле, тавышын кыс, – диде Асия. 
– Арыган кешегә телевизор тавышы комачауламый. Әнә залга чыгып ят, – диде ире.

Залдагы диванга чыгып ятты да, күз яшьләренә чыланган яңагын мендәргә терәде Асия. Ничә еллар иренең көен көйләп яши бит ул. Ире вакытында ашасын, чиста кием кисен дип, үзенең арыганын, авырганын белмичә тырыша. Хәтта операциягә керер алдыннан да бер атнага җитәрлек итеп пилмәнен, кәтлитен ясап калдырды. Хастаханәгә ятасы көнне иртән Асиянең сумкага киемнәрен тутырганын да күрде ир, хатынының әнисе белән телефоннан сөйләшкәнен дә ишетте. Операция тәмамланып, наркоздан чыккач, иренең хәл белешүен көтте ул. Өч көннән генә шалтыратты анысы. «Син өйгә кайтырга җыенасыңмы?» – булды беренче сүзе. Асия пешереп киткән ризыклары беткән иде аның. Хатынының хастаханәдә ятуын белгәч, ярсып, трубканы ташлады. Ул аны әниләрендә дип белгән икән. «Ничек инде әниләрдә? – дип гаҗәпләнде Асия. – Минем сумка тутырганны күрдең. Әни белән телефоннан сөйләшкәнне ишеттең...»

Хастаханәдән чыккач туры әнисенә кайтты. Вакыт-вакыт шулай әнисенә кайтып киткәли Асия. Иренең гафу үтенүен, хаклы булмавын аңлавын көтә. Ләкин... ире беркайчан да беренче булып үзе шалтыратмый. Гафу үтенгәне дә юк. Беренче булып Асия шалтырата. Ниндидер сәбәп таба да шалтырата... Шулай 15 ел яшиләр инде... 

– Нәрсәгә шуңа ябышып ятасың, кит! – дип ачулана аны дус кызы. – Сине файдалана гына бит ул. Яратмый бит ул сине.
Белә аны Асия, яратмаганын да белә. Тик гаепне иреннән түгел, һәрвакыт үзеннән эзли. «Үзем гаепледер... Игътибарым җитеп бетмидер...» – ди. 

Менә бүген дә шундый күңелсез көннәрнең берсе иде. Күзенә йокы кермәде Асиянең. Залга чыкса да, йокы бүлмәсендәге телевизор тавышы барыбер колагын ярды. Ул шыпырт кына җыенды да әнисенә китеп барды. «Бүген җомга. Ярар, әле ашарына ризыгы җитәрлек. Тавыкны ашап бетерсә, пилмән бар...» – дип уйлады үзе автобуста барганда. Ире аның чыгып китүен сизмәде дә бугай. Җомга көннән башлап ял итә ул. Берничә шешә сыра күтәреп кайта, креветкалар ала. Үзенә акчаны жәлләп тормый. Ник жәлләсен, ди! Ризыкны Асия ала. Йорт чыгымнарын Асия түли. 

Кесәсендә ни гүли дисә, телефоны тавышсыз режимга куелган икән. Асиянең бер апасы Чиләбедә яши. Эше акчалы, бер сумга тилмергәне юк. Хәл-әхвәлләр белештеләр. Асия иреннән зарланды. Шулай зарлангалый ул аңа. Бу юлы апасының да түземе бетте, ахрысы:
– Все! Хәзер үк картаңа акча салам! Дүшәмбе көнне үк аерылышырга гариза яз! Үзеңне күпме мыскыл итеп яшәргә була?! Ярар, үзең турында уйламасаң, әни белән улың турында уйла. Ир-ир дип, әниле килеш ятим үсте бит улың! 
Асия үзе апасын тыңлады, үзенең яңаклары буйлап яшьләре акты. Дөрес әйтә апасы. Китәргә, аерылырга кирәк. 

Дүшәмбе көнне чынлап та ЗАГСка кереп, аерылышырга гариза язды ул. «Үземнән башка гына аерыгыз» дигән юлга «галочка» куйды. Күңеленә ничектер бер яктан рәхәт, икенче яктан ямансу булып китте. Ире Асия өчен өзелеп төшмәсә дә, кеше арасында ире бар дигән ат күтәреп йөри иде. Хәзер аерылган хатын дигән исем күтәрәчәк инде. Асиянең әнисенә киткәненә иренең аптырамавын белә иде ул. Ләкин аның аерылышырга гариза язуын белгәч, нишләр икән менә? Әлбәттә, шалтыратачак. Бәлки, ниһаять, үзенең хатасын да аңлап алыр. 

Көннәр узды. Ире шалтыратмады. Аның каравы, иренең апасы шалтыратты:
– Карале, син анда гариза язгансың икән... Нәрсә, бу юлы бик җитдимени?
– Ә син каян белдең? – дип, аның соравына каршы үзе дә сорау белән җавап бирде Асия.
– Ирең әйтте. Ул синең гариза биргәнеңне белә. Үзе дә синең гаризаңа каршы гариза язган...

Аларны тиз аердылар. Икесе дә аерылышу процессына барып тормадылар, читтән торып кына аерылыштылар.  Кичен Асия дус кызына китте. 
– Барысына да апа гына гаепле. Аның сүзен тыңлаган булдым. Юләр мин, юләр... Белдем бит инде аның мәңге гафу үтенмәсен, үз хатасын танымавын. Имеш, акылга килер. Имеш, кадеремне аңлар... Аңлады!  Кайдан гына апаны тыңладым... – шулай такмаклый-такмаклый үкседе дә үкседе Асия. Дус кызы аны дәшмичә генә тыңлады. Ул инде Асиянең гадәтләрен әллә кайчан өйрәнеп бетергән. Шулай җанын бушата да тынычлана ул.
– Асия, апаң дөрес әйтә. Сиңа үзең өчен яшәргә вакыт. Ник шул ир дип яшисең син? Кадереңне белсә икән... Бераз горур бул, үзең башлап шалтырата яки яза күрмә тагын!

Дус кызы шулай кисәтсә дә, Асия түзмәде. 
– Безнең шулай итеп бар да беттемени инде, – дип иренә язды.
– Үзең теләдең бит, – дип җавап язды анысы.
– Мин синнән аерылырга теләмәдем. Куркытып кына алмакчы идем...
– Мин курка торган яшьтән узган инде, – диде ир.
– Миңа киемнәремне алырга кирәк. Килеп китәрмен әле, – диде хатын.
– Кил, – диде ир...

Асия шатланды. Иртәгә алар күрешәчәкләр. Бәлки әле... Кем белә бит, кем белә... 
Ир үзалдына гына елмаеп куйды. «Киемнәрен алырга килә, имеш! Анысы бер сылтау гына бит аның... Куркытмакчы булган, янәсе! Куркытырсың! Үзем юләр. Хатын-кызны беренче көннән үк үз урынына утыртырга кирәк иде аны. Ә мин юл куйдым. Имеш, әнисенә барып йөргәннән ни зыян. Җибәрермен мин сине бүтән!»
Асия дә, ир дә тормышның үз уңаена төшеп, бар да элеккечә буласын белә иде инде. 

Тулырак: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/alar-aerylysty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев