Алга таба яшәр өчен көч тапканнар
Нәҗип кызы Сания (Шакирова) 1933 елның 1 мартында Иске Җогып авылында дөньяга килә. Бу чор илебез тарихындагы кискен борылышлар белән билгеле. Таза тормышлы кешеләрне кулак калдыгы дигән тамга тагып, үзләренең туган җирләреннән сөрәләр.
Сания апаның әнисенең бертуганнарына да Магнитогорск якларына китәргә туры килә. Әнисенең сабый баласы булу сәбәпле, ул китмичә кала. Ул бу вакытта Иске Җогып авылында кияүдә була. Ә әнисенең туганнары Олы Әтнә авылында яшәгән булалар. Ерак сәфәргә җыеныр өчен, аларга бары бер сәгать вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә иң кирәкле әйберне генә алып, бөтен корган тормышыңны калдырып, күз күрмәгән якларга юл тотуның авырлыгын белер өчен – шул чорда яшәп, алар белән бергә йөрәк аша кичерү кирәктер. Атка тагын күпме йөк төяргә мөмкин?! Ат белән алып барган әйберләрне поездга төйиләр. Үз көчләре белән тапкан малга үзләре хуҗа була алмыйча, башка кайтулар булмас дигән уйлар белән, туган яклар белән саубуллашып юлга кузгалалар.
– Әтине сугышка алганда, мин кечкенә яшьтә идем әле,– дип сөйли Сания апа.
– 6 яшьлек вакытымда, печән җыю чорында, әтигә ашарга, түгәрәк ипи белән чәй алып баруым истә калган. Әтием Нәҗипне 1941 елда ук сугышка алдылар. Алар башта Суслонгерда булалар. Ярмөхәммәт бабай (Нәҗип бабайның әтисе), ат җигеп, ашарына илтә торган була. Суслонгердагы авыр тормышны һәрберебез кузаллый.Бергә хезмәт иткән авылдашы Мәхмүтнең әтисен ике мәртәбә өенә кайтарып җибәрәләр. Ул бик нык ябыккан була. Авылга кайтып, тазарып килү нияте белән кайтаралар. Соңрак аны да сугышка алып китәләр.

Нәҗип бабайның сугышка китеп, юлда язылган хатыннан кайбер юллар:
«Мөхтәрәмә сөекле булган әти-әни һәм барыгызга да күп сәламнәрем, – дип башлый ул хатын. – Һаман да, атларда, юлда барабыз, кая барасыбыз билгеле түгел. Өстебездә өйдән киеп киткән киемнәребез. Хәзергә тамак тук. Озакламый сугышка керәбез».
«Үзебезнең район кешеләре белән бергәләп урнашкач, барып җиткәч, адресны салырмын.(октябрь ае, 1941ел)»
Берничә көннән соң, Тула шәһәреннән язган хаты килә.
«6 ноябрь көнне иртә белән тынычрак ята идек, – дип яза ул, станцага барырга дигән хәбәр килеп төште. Аллаһка тапшырдык. 7 көнне көне буе атлар белән поездга төялдек. Кайларга барасы булыр, Ходай ни язгандыр. Минем иптәшләрем Ашытбаштан Нәбиуллин Йосыф, икенче иптәшем – Әхмәтсадыйков Каюм. Юлларда йөргәндә, бик укып йөрим, Ходай ни язгандыр. Сезнең бер хатыгызны алдым. Әти-әни, Муллахмәт, Зәйнәпбану догагыздан ташламагыз. Аллаһтан исән-сау кайтуымны сорагыз.Кызларым Сания белән Галиягә, улларым Гомәр белән Мансурга да сәламнәремне җиткерегез». Әтинең шушы хатын гомер буе сакладык,– дип авыр гына көрсенеп куйды Сания апа.
Ул чорда һәрбер йортка сугыш җиле кагылмыйча калмый.Туган якта калган туганнарның кайсысы гына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп дога кылмаган да, Аллаһтан сорамаган ?! Сания апаның әтисе Нәҗипкә дә туган авылына кайтырга насыйп булмый. Ул Сталинград өлкәсенең Велижск шәһәрендә һәлак була.
Тылда хезмәт итүче кешеләрнең эшләре дә бик җиңелләрдән булмый. Утын кисү хатын-кыз җилкәсенә төшә. Көн саен көндәлек утынны кисәргә кирәк һәм ул шунда ук ягылып та беткән. Икенче көнне тагын шуның кадәр утынны әзерләргә кирәк.
Сания апа берникадәр бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннан үзенең яшьтәшләре белән ике ел рәттән Пермь урманнарына, сонрак бер ел Лаеш урманнарын кисәргә йөртәләр.

1954 ел. Сания апа берара сайлау алдында кала. Аңа: «Яки Лаеш урманы кисәргә барасың, яисә дуңгыз фермасында эшлисең», – диләр. Һаман да урман кисү эше дә үзәккә үткән, дуңгыз карау эше дә күңелгә ятмый.
Шул елны Сания апаны Мари Комыгурҗасының Нургаян исемле кешесенә димлиләр.
Декабрь аенда туй үткәрәләр. 1956 елның 3нче февралендә Фәйзелгаян исемле улы дөньяга килә. (Улы хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан каласында яши. Аның бер улы, бер кызы, 3 оныгы бар.)
Сания апаны кайнатасы Фатыйх турында җылы истәлекләр бәйли. Фатыйх бабай бик дини кеше була. Шулай ук аның бик эшчән, сабыр холыклы кеше булуы турында әйтә. «Аның уразалы килеш урманга төшеп, самовар калынлыгындагы 26 каен агачын үзе кисеп, ботакларга аерып, утын рәвешенә китереп әзерләве һаман истә», – ди. Икенче көнне Сания апа да аңа булышырга төшә. Җәяү төшәләр, җәяү менәләр. Урман ындыр артында гына түгел бит. Бабайның нинди генә авыр эш булса да югалып калмавы һәм уразасын калдырмавы, аның көчле ихтыярлы шәхес булуы турында сөйли.
Фатыйх бабай 1890 елгы. Аңа 1910 елгы ачлык вакытын үз башыннан үткәрергә туры килә. «Болында ашый торган бер үсемлек тә калмый иде»,– дип сөйли ул. 1918 елда Казанда татарлардан гына торган беренче укчы бригада төзелә. Аларны Буденный армиясенә кушып, Украинаның күп шәһәрләре аша узып, Варшава шәһәренә кадәр барып җитәләр. Уйламаганда тиф авыруы белән авыртып, Харьков больницасында 20 көн аңсыз ята. Бабай 1920 елны гына авылга кайта.
Сугыш башлангач, ягъни 1941 елны, янгын чыгып (мари Комыгурҗасында) 41 йорт яна. Бу июль башларына туры килә. Авыл халкы болында печән җыю эше белән мәшгуль була. Утны сүндерергә авылда кеше дә юк. Ут тиз арада барын да ялмап ала. Бу афәт авыл халкын тагы да борчуга сала. Бабайларның кысыр калган таналары була. Шуның белән урманнан берәр бүрәнә ташып, өй салып чыгалар. 1942 елны аңа да сугышка барырга хәбәр килә. Урман кисү өчен 60 кешене Суслонгерда алып калалар. Сугыш булган җирләрдә, Ростов өлкәсе, Сталинградта, окоплар өчен, йортлар торгызу өчен агач җитештерү эшендә эшлиләр. Һәм шунда аларны бары бер тапкыр ашаталар. Калганын үзләре табып ашарга тиеш булалар. Урманда нәрсә күрәләр: еланмы, керпеме, барысын да ашарга туры килә. Урман эшенең аерым планы була. Кискән агачларның бүрәнәләрен тәртип белән өеп барырга кирәк. Бер ел буе урманда эшлиләр. Шуннан яз көне су ташу вакытында, авыллардан кешеләрне чакырып, Илләт елгасыннан сал итеп агызалар.(Илләт елгасы Звенигово янында Идел елгасына кушыла).Астрахань, Волгоград якларына агызып җибәрәләр.
Сания апага күбрәк колхоз эшендә, соңрак 3 км ераклыктагы авылга барып, пекарнядә эшләргә туры килә. 8 ел ипи пешерә. Көн саен бушлай 2 ипи бирәләр. 60 сум оклад белән эшли. Ипи алып кайткач, бабай ипи өстенә тоз сибеп, тәмле итеп ашап куя иде, – дип искә ала ул.
.jpeg)
Сания апа якыннары белән
Энесе Гомәр китаплар укырга яраткан. Хәтта качып, печәнлеккә менеп, берәү дә борчымый торган җирдә укый торган була. Гомәрнең китап укырга яратуы, укытучы һөнәрен сайларга этәргеч биргән. Ул гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Сеңлесе Галия башта колхоз эшендә эшли, соңрак халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт куя. Олы абыйлары Мансур Казанда театр училищесын тәмамлый. Арча районының күп кенә авылларында үзенең сәхнәдәш дуслары белән театр куеп йөриләр. Гаиләле булганнан соң, заводта эшли.
Авыл кешесе көндезен төрле эштә эшләсә, кичен күршеләре белән кул эшләре тотып, «кич утырганнар».
Һәр гаилә кәҗә мамыгыннан шәл бәйләгән. Сания апа да шәл бәйләргә яраткан. Ә аны бәйләү генә түгел, Казанга алып барып сатасы да бар бит әле. Ике шәл бәйләнеп беткәч, аны сатарга алып барылган.
Казандагы туганнарының улы да ярдәмгә килә. Ул да, базарга баргач, бер шәлне тотып тора. Ике кулда да икешәр шәл тотып торырга ярамаган, чөнки сине спекулянтлыкта гаепләп, тиз арада алып китә торган булганнар. Шәл сатудан кергән акча, ачлы-туклы яшәүче авыл халкының тормышына алга таба яшәр өчен көч өстәгән.
Рәфинә Мифтахова, Яңа Шашы мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев