Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя) дәвамы
Өйләренә ничек кайтып кергәнен хәтерләми кыз. Башында уйлар өермәсе. Хисләре меңнәрчә төенгә төйнәлгән. Ничек чыгарга бу халәттән? Кая барырга, кемнән киңәш сорарга? Кеше күзенә ничек күренергә???
Әнә шулай бәргәләнеп йөргән көннәрдә, үзләреннән байтак читтә яшәгән дәү әнисенең авыруы турында хәбәр килде. Әнисенең әнисе ялгыз яши иде. Балаларыннан да шул бердәнбер баласы гына исән. Янында торырга кеше кирәк. Фирүзә бу мөмкинлектән файдаланып калырга уйлады. Китәргә кирәк. Авылдан бигрәк Ранилдән качарга уйлады ул. Аның хатыны, гаиләсе бар. Фирүзә кеше тормышын бозарга тиеш түгел. Ул тормышын яңабаштан башлар. Башка хаталанмас, иренә тугры хатын булыр. Үзен Ранилне онытырга мәҗбүр итәр. Итәр...Итәр... Кешедән түгел, үз- үзеннән качарга тырыша иде ул. Тик язмышта язылганнан качып булмаганын кыз аңламый иде әле.
Дәү әнисе янында узган көннәрен тормышының иң рәхәт чоры итеп хәтерли ул. Көннәр буе аның белән сөйләшеп чыгалар. Ерак булгач, елга берничә генә тапкыр очрашып яшәгәч, аның турында бөтенләй дә бернәрсә белмәгән бит ул. Дөрес, сабый чактан дәү әнисе җибәргән матур күлмәкләрне киеп, татлы күчтәнәчләрен ашап үсте кыз. Читтән булса да оныгының хәлен гел белешеп торды дәү әнисе, сагынды, бик яратты Фирүзә оныгын. Ә хәзер менә алар көне – төне бергә. Сөйләшер, серләшер сүзләре дә бик күп җыелган иде. Кызның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап табучы да, яшерен мәхәбәте белән бәйле иң тирән серләрен дә белүче дәү әнисе булды. Кыздагы үзгәрешләрне дә беренче булып ул сизде. Әлегә әти- әнисенә бу хакта әйтеп тормаска килештеләр. Яңадан күз күрер.
Әле ярый әниләре ерак яши. Кыздан шалтыратып дәүәнисенең хәлен генә белеп алалар да, кабат дөнья мәшәкатенә кереп чумалар. Эше , йорт курасы, мал – туары , дигәндәй. Фирүзә өчен күңелләре тыныч аларның. Кызның югалмасын яхшы беләләр. Әниләре дә алга таба бара кебек, аягына баскан, урамнарга да чыга икән хәзер. Һәрхәлдә, Фирүзә шулай ди хәлләрен белешкәндә. Дөресен белсәләр, нишләрләр иде икән, Аллам белсен. Кыз да көннән – көн авырайды, бала туачак көн дә якынлаша иде. Аны төнлә “Ашыгыч ярдәм” белән алып киттеләр. Кисәк кенә кан китү дәү әнисен дә, кызның үзен дә куркуга салды. Шәһәрдән шактый читтә урнашкан бистә хастаханәсендә баласын ярып алдылар аның. “Кесаревого” кереп киткәндә бары тик урта яшьләрдәге шәфкать туташына Ранилнең исем – фамилиясе, яшәгән урыны буенча адресын кулына тоттырып калырга өлгерде ул. Һәм шуннан соң бер ни дә хәтерләми иде инде.
Күп кан югалткан яшь кыз баласын күрмәде инде. Аны төбәк хастаханәсенә күчерделәр. Бала туган җирдә калды. Дәүәнисе оныгы яшәү белән үлем арасында көрәшкәндә бакыйлыкка күчте. Аны соңгы юлга озатырга килгән әтисе белән әнисенә Фирүзәнең аңына килгәнен айга якын көтәргә туры килде. Табибларга аның тормышын коткару өчен ясалма комага керттеләр. Бала бу ыгы-зыгыда бөтенләй онытылды. Әниләре белми иде, кыз үзе аңда түгел. Бу мөмкинлектән гомере буе баласыз интеккән, шуңа гаилә тормышы да барып чыкмаган шәфкать туташы – Надия оста файдаланды. Кызны ул үз исеменә рәсмиләштерде, табиб белән килешеп, тере балага “үлгән” дигән документ эшләтте. Ахыры, баланы алып бөтенләй башка шәһәргә үк күчеп китте.
Көч-хәл белән аягына басуга Фирүзә баласын эзләүгә кереште. Тик аның кулына бирелгән кәгазъгә бары тик аның инде бу дөньяда юклыгы хакында берничә җөмлә язылган иде. Хатын ышанырга теләмәде, күңеленең бер почмагында пыскыган өмет чаткысы аңа акылдан язарга ирек бирмәде. Туган якларына кире әйләнеп кайтырга да теләмәде. Анда кайтса, баласы белән ике арада булган болай да зәгыйфь җепләр өзелер төсле тоелды аңа. Ичмасам, кая күмелгәнен дә күрсәтә алмадылар, ул терелгәнче инде бар да хәл ителгән иде. Кызының исән булуын, әмма үз баласы дип рәсмиләштергән әнисенең дә кисәк кенә вафат булып, балалар йортында тәрбияләнүе турында , кызганыч, ул бер нәрсә дә белми иде...
Менә тагын җиргә ап-ак кышлар килде. Ничәнче кышын япа- ялгыз каршылый Фирүзә. Әтисе белән әнисе күптән гүр ияләре инде. Үз максатына тугры калды – шунысына куанып бетә алмый . Кичләрен ялгыз булса да, көндезләрен шау- гөр килеп торган мәктәп тормышы үз эченә алып кереп китә, бөтен борчуларын, хәсрәтләрен оныттыра аның. Үз эшене бик ярата ул, балалардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Йөрәген яралап торган иң авыр хәсрәте – кызын саклап кала алмавы турында да уйлар миен борауламый тора. Беразга гына булсада ул хакта уйлатмый.
Эх, бала- бала. Никләр шулай булды соң?! Бик тә, бик тә кадерле идең бит соң син әниеңә. Ничә ай буе күкрәге астында йөрткәндә дә гел серләште, сөйләште ул аның белән. Беренче көненнән үк Назлы дип исеме белән эндәште, гел сыпырып, яратып торды үзен. Суларга төшеп югалгандай юкка чыкты шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев